Лидия Стреляева
Лидия Стреляева | |
---|---|
Туган | 7 апрель 1902 Кизияр[d], Мелитополь, Таврия губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 29 июнь 1987 (85 яшь) Кушнарин, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Таврия милли университеты[d] |
Һөнәре | ботаник |
Эш бирүче | Башкирский научно-исследовательский институт сельского хозяйства[d] |
Стреляева Лидия Николаевна (7 апрель 1902 ел — 29 июнь 1987 ел) — совет селекционеры. Башкорт АССР‑ының атказанган агрономы (1982). ССРБ‑ның Дәүләт премиясе лауреаты (1951).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лидия Николаевна Стреляева 1902 елның 7 апрелендә Кизияр (хәзер Мелитополь, Запорожье өлкәсе, Украина) авылында тимер юлчы гаиләсендә туган.
Мелитопольдә шәһәр гимназиясендә белем ала. 16 яшендә үз теләге белән Кызыл Армия сафына баса (РККА — Рабоче-крестьянская Красная армия). М. В. Фрунзе исемендәге Кырым дәүләт университетының (КрГУ имени М. В. Фрунзе) медицина факультетында укый. Аннан агрономия факультетына күчә.
Эш урыны: 1926—1930 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе янындагы җимеш-тәҗрибә станциясендә эшли. 1930—1935 елларда — Бөтенсоюз үсемлекчелек институтында яшелчә культуралары буенча дәүләт сорт участогы (госсортучасток) мөдире була.
1935—1944 елларда — Кушнаренко винограды буенча гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара. Коминтернның халыкара ленин мәктәбенең хәрби метеорологы һәм кассиры вазифаларын да башкара.
1945—1956 елларда — Башкортстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясенең виноградчылык бүлеге мөдире була. 1956 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының бакчачылык бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе: виноградның (йөзем) кырыс климат шартларына яраклаштырылган тиз өлгерә торган сортларын булдыру.
БАССРның Югары Советы депутаты, ССРБ-ның 4-нче чакырылыш (1954—1958) Югары Советының Милләтләр Советы депутаты була.
Ире — Василий Павлович Стреляев — шулай ук галим селекционер. 30 елдан артык бакчачылык буенча Башкортстан тәҗрибә станциясе җитәкчесе була.
Лидия Николаевна Стреляева 1987 елның 29 июнендә Кушнаренко авылында вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале.
- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — ССРБ-ның Аурупа өлешендәге урта һәм көнчыгыш зонасы өчен виноградның кышкы сортларын чыгару һәм агротехникасын нигезләве буенча хезмәтләре өчен.
- БАССРның атказанган агрономы (1982)
- БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы
- Кушнаренко авылының Мактаулы гражданы
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кушнаренко авылының бер урамы һәм тыкрыгына Лидия Николаевна Стреляева исеме бирелгән.
- Башкортстан Республикасы Кушнаренко селекция үзәге бинасының лаборатор корпусына Лидия Николаевна Стреляевага мемориаль такта куелган.
- Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтында «Стреляева истәлегенә» дигән виноград сорты чыгарылган..
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Стреляева Л. Н. — кырыс климат шартлары өчен йөзем сортлары һәм аларның агротехникасы буенча 15 хезмәт авторы. Виноградның ун сортын һәм элиталы гибридларын чыгара: «Башкорт зөбәрҗәте» («Башкирский изумруд»), «Александр» (Прибалтиканы азат иткәндә һәлак булган улы истәлегенә), «Юбилей», «Башкирский черный», «Башкирский ранний», «Балекей» һәм башкалар[1] .
- Л. Н. Стреляева «Культура винограда в Башкирии». М., 1966.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Описание сортов винограда 2016 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Стреляева Лидия Николаевна // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 6 апрель 2022)
- Л. Н.СТРЕЛЯЕВА — ИЗВЕСТНЫЙ СЕЛЕКЦИОНЕР В ОБЛАСТИ ВИНОГРАДАРСТВА 2017 елның 3 март көнендә архивланган. 2017 елның 3 мартында архивланган.
- Магия виноградной лозы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Почётные граждане(үле сылтама)(недоступная ссылка)
- Добрая память жива 2015 елның 10 июнь көнендә архивланган. 2015 елның 10 июнендә архивланған.
- К конкурсу «Виноградная лоза Кушнаренково» 2017 елның 13 февраль көнендә архивланган. 2017 елның 13 февралендә архивланган.