Лилиана Сафина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилиана Сафина latin yazuında])
Лилиана Сафина
Туган телдә исем Сафина Лилиана Михаил кызы
Туган 13 ноябрь 1983(1983-11-13) (40 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Иске Тәрбит авылы
Яшәгән урын Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре галим, педагог
Ата-ана
  • Михаил (әти)
  • Римма (әни)
Гыйльми дәрәҗә: доцент

Лилиана Михаил кызы Сафина (1983 елның 13 ноябре, Иске Тәрбит, Татарстан АССР) – галим, күренекле педагог, журналист, җәмәгатьчелек фикере әйдәмәне, филология фәннәре кандидаты.[1]

2004 елда, Мәскәү дәүләт педагогия институтында укыган вакытында, Мәскәү шәһәрендә популяр «Умарта» татар теле курсларын оештырган[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафина Лилиана Михайловна 1983 елның 13 ноябрендә  ТАССР ның Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылында Михаил һәм Римма Харитоновлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән.

1991-2001 елларда Кайбыч районының М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала.  Мәктәпне “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Лилиана бик актив, тырыш бала булып үсә. Конкурсларда, фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый.

2001-2006 елларда Мәскәү дәүләт педагогика университетында белем ала. Белгечлеге: рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы[2].

2006-2009 елларда  Мәскәү автомашина юллары дәүләт университетында (МАДИ) экономист белгечлеге буенча икенче югары белем ала,  шунда ук чит ил кешеләренә рус телен өйрәтә.

2008-2012 елларда Мәскәү дәүләт педагогика  университетында аспирантурада укый.

2003 елдан  Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче «Умарта» татар теле курсларын  җитәкли.  Биредә  төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтә

2012 елда Сафина Л.М. Мәскәү дәүләт педагогика  университетында кандидатлык диссертациясе яклый. (Россия  Федерациясе  халыкларының  милли  әдәбиятлары)

2020 елда “Доцент” гыйльми дәрәҗәсенә ия була.

Филология фәннәре кандидаты, доцент

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт эшчәнлеген 2009 елда Мәскәү автомашина юллары дәүләт университетында (МАДИ) өлкән укытучы буларак  башлый. 2016 елда «Русистика» кафедрасы мөдире булып эшли.

2008 елдан ««Эхо Москвы» радиосында татар телендә тапшырулар алып бара.  Бизнес-онлайн» га әледән-әле интервьюлар бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.Иске Тәрбит музееендагы "Күренекле шәхесләр" альбомы.

2.https://istina.msu.ru/profile/Liliana/

3.http://protatarstan.ru/maskaulelyar-tatarcha-oiranya/