Лилиан Наврозашвили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилиан Наврозашвили latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лилиан Наврозашвили
Л.Наврозашвили.jpg
Туган телдә исем Лилиан Гурам кызы Наврозашвили
Туган 2 октябрь 1974(1974-10-02) (44 яшь)
Казан
Милләт татар-грузин
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актриса
Балалар уллары Баграт, Макар
Ата-ана
  • Гурам Наврозашвили, рәссам (әти)
  • Люция Җәлилова, кинорежиссер (әни)

Лилиан Наврозашвили, Лилиан Гурам кызы Наврозашвили — Муса Җәлилнең оныгы. Питырбур яшь тамашачы театры актрисасы. «Күгәрченкәй» (Голубка) актёр җыры бәйгесе һәм «Җан авазы» (Крик души) актёр эшләре бәйгесе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилиан Наврозашвили
Казандагы Муса Җәлил һәйкәле янында

1974 елның 2 октябренда Казанда туган. Казанның 96 нчы санлы урта мәктәбен, 1 нче санлы музыка мәктәбендә фортепьяно сыйныфын, Казан театр укуханәсен (Чулпан Хаматовадан бер курс түбән), Питырбурда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (рус. ЛГИТМиК) (1993 елдан Питырбур дәүләт театр сәнгате академиясе (рус. СПбГАТИ), 2014 елдан Русия дәүләт сәхнә сәнгате нституты (рус. РГИСИ)) (Андрей Толубеев курсы) тәмамлаган.

Иҗат юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 елдан, Театр институтын тәмамлагач, Брянцев исемендәге Питырбур ТЮзында төп рольләрдә уйный башлый.
  • Дебюты — «Аңла мине» (Пойми меня) балалар спектаклендә Алиса роле.
  • «Эльдорадио»да Лилиан Ли псевдонимы белән тапшырулар алып бара.
  • 2002-2004, 2008-2010 — «100 tv» («Fm tv» проекты) каналында алып баручы.
  • VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша[1].

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пьеретта — «Пьеретта япмасы» (Покрывало Пьеретты) режиссер Роман Мархолиа
  • Марианна — «Тартюф»
  • Регана — «Король Лир»
  • Марфа — «Правда хорошо а счастье лучше»
  • Феона — «Капкан саен калҗа булмый» (Не все коту масленица)
  • Ул — «Зират фәрештәсе» (Кладбищенский ангел)
  • Юля — «Анданте»
  • Рут — «Тәэсир» (Влияние)
  • Поля — «Мещане»
  • Вера — «Чыгарылыштан соңгы төн» (Ночь после выпуска)
  • Горчица — «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ватылган фонарьлар урамы» (Улицы разбитых фонарей)
  • «Литейный»
  • «Тикшерү серләре» (Тайны следствия)
  • «Диңгез иблисләре» (Морские дьяволы)
  • «Бүре бастыручы эт» (Волкодав)
  • «Юл кизүе» (Дорожный патруль)
  • «Табиб» (Врач)
  • «Канун чикләреннән тыш» (За пределами закона) - Кира
  • «Медея»

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әбисе — Зәкия Садыйкова, бабасы — Муса Җәлил.
  • Әнисе — Люция Җәлилова, кинорежиссер, әтисе Гурам Наврозашвили, рәссам. Әтисе Яр Чаллыга күргәзмәсен алып килгәч, танышканнар.
  • Беренче ире - словак Мирослав, продюсер, улы — Баграт Мирослав улы Наврозашвили[2].
  • Икенче ире — Игорь Шичко, бизнесмен, спортчы (тимераякта шуу), улы — Макар Игорь улы Шичко.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жизнь прожить-не поле перейти! (жизнь и творчество внучки М. Джалиля Л. Наврозашвили). «Нур» (Питырбур), 2002 ел, N 1-2 (январь-февраль).
  2. Нәбирә Гыйматдинова. Муса гына гаепле түгел. «Идел», 1996 ел, N 1-2.
  3. Нәбирә Гыйматдинова. Лилиан-Җәлил оныгы. «Идел», 1996 ел, N 7-8.
  4. Нәбирә Гыйматдинова. Давай поговорим, родная. «Идел», 1999 ел, N 4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бизнес-онлайн, 23.07.2012
  2. Беренче улына милләте грузин булган әтисенең фамилиясен биргән