Лилия Азнабаева
Лилия Азнабаева | |
---|---|
Туган телдә исем | Азнабаева Лилия Фәрит кызы |
Туган | 5 апрель 1963 (61 яшь) Башкортсан Уфа |
Бүләк һәм премияләре | Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау билгесе (2008),
Ватан фәнен үстерүдә уңышлары өчен В.И. Вернадский медале (2008), Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау билгесе (2010), Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2013) |
Гыйльми дәрәҗә: | профессор |
Азнабаева Лилия Фәрит кызы (5 апрель 1963) — ССРБ һәм Россия галим-иммунологы. Медицина фәннәре докторы (2003), профессор (2012). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2013).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лилия Фәрит кызы Азнабаева 1963 елның 5 апрелендә Уфада туа.
1986 елда Башкорт дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетын тәмамлый.
1986 елдан Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең клиника-диагностика лабораториясе иммунология бүлегендә табиб булып эшли.
1996 елда Лилия Азнабаева «Кешенең иммунлык системасы һәм паратонзиллит вакытында аның үзгәрешләре» темасы буенча кандидатлык диссертациясе, 2002 елда докторлык диссертациясе яклый.
1996 елдан алып Башкорт дәүләт медицина университетында укыта башлый, 2004 елдан алып БДМУ оториноларингология кафедрасының профессоры вазифасын били.
2008 елдан алып Лилия Фәрит кызы Россия табигать фән академиясенең академигы була. 2012 елда иммунология кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсенә ия була..
Азнабаеваның гыйльми эшләре иммунология, онкогематология мәсьәләләренә багышланган.
Лилия Фәрит кызы — 250‑дән артык гыйльми хезмәте бар.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау билгесе (2008)
- Ватан фәнен үстерүдә уңышлары өчен В.И. Вернадский медале (2008)
- Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау билгесе (2010)
- Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2013)
Гыйльми хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Иммунологические исследования в ринологии. 2‑е изд., перераб. и доп. Уфа, 2005 (автор.)
- Оториноларингология: национальное руководство. Мәскәү, 2008 (автор.)
- Иммунотерапия беталейкином в комплексно лечении больных гнойный риносинуситом с затяжным и хронически течением: Метод. рекомендации РФ. Санкт-Петербург, 2008 (автор.)
- Клинико-лабораторные критерии инфекционных осложнений у первичных больных острым лейкозом. 2017 (автор.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Ҡ. Ҡунафина тәрж. Азнабаева Лилия Фәрит кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Азнабаева Лилия Фәритовна – биография
- Азнабаева Лилия Фәрит кызы БДМУ рәсми сайтында 2021 елның 14 апрель көнендә архивланган.