Лилия Вәлинурова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Вәлинурова latin yazuında])
Лилия Вәлинурова
Туган 29 май 1958(1958-05-29) (65 яшь)
Иске Яхшый, Балтач районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре тикшеренүче
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты, Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе һәм Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Вәлинурова Лилия Сабих кызы (29 май 1958 ел) — галим-икътисадчы, югары мәктәп укытучысы. Икътисад фәннәре докторы (2004), профессор (2005). Россия Федерациясенең (2010) һәм Башкортстан Республикасының (2006) атказанган фән эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Сабих кызы Вәлинурова 1958 елның 29 маенда Башкорт АССРның Балтач районы Иске Якшый дигән татар авылында туган. 1980 елда Уфа авиацион институтын тәмамлаганнан соң 1981 елга кадәр һәм 1984 елдан алып шунда ук эшли. 2001 елдан бирле уку‑методика үзәге директоры, бер вакытта 2004 елдан — Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең инновацион икътисад кафедрасы мөдире, бер вакытта 2014 елдан алып Башкорт дәүләт университетының Икътисад, акча һәм бизнес институты директорының инновацияләр буенча урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлинурова Лилия Сабих кызының фәнни тикшеренүләре төбәк икътисадына, хәзерге иктисадның инвестицион һәм инновацион процесларына багышланган. Галим тарафыннан социаль‑икътисади системаларга инвестицияләр җәлеп итүне бәяләү методикалары, инновацион-инвестицион процесслары белән нәтиҗәле идарә итү моделе эшләнә. 220‑нән күчү фәнни һәм укыту‑методик хезмәт, шул исәптән югары уку йортлары өчен дәреслекләр, авторы.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Управление развитием регионов и муниципальных образований в инновационной экономике. М., 2012;
  • Инновационное развитие российской экономики: проблемы и перспективы. М., 2013 (автордаш);
  • Формирование и развитие инновационных систем в регионе. М., 2014.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2010)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]