Лилия Имаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Имаева latin yazuında])
(Лилия Гыймаева битеннән юнәлтелде)
Лилия Имаева
Файл:.jpg
Туган телдә исем Лилия Сөләйман кызы Имаева
Туган 7 ноябрь 1949(1949-11-07) (74 яшь)
ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш
Яшәгән урын Гаврилов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре педагог, мәдәният хезмәткәре
Балалар ике кызы

Лилия Имаева, Лилия Сөләйман кызы Имаева (1949 елның 7 ноябре, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш) — мәдәният эшлеклесе, Казандагы В.И. Ульянов-Ленин йорт-музее директоры (1988-1997), ТР мәдәният министры урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 7 ноябрендә ТАССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен (1966, алтын медальгә), Казан дәүләт педагогия институтын (1970, кызыл дипломга) тәмамлаган. 1970-1973 елларда Җәлил бистәсендә һәм Казанның 101нче мәктәбендә математика укыта. 1973-1979 елларад Казан курчак театрында педагогика бүлеге мөдире. 1979-1988 елларда КПССның Вахитов район комитетында инструктор. 1988-1997 елларда Казандагы В.И. Ульянов-Ленинның мемориаль музей-йорты директоры. 1997 елдан ТР мәдәният министры урынбасары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]