Лилия Зәйнуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Зәйнуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лилия Зәйнуллина
Туган 15 февраль 1960(1960-02-15)
Мәтәле, Камышёвское сельское поселение[d], Аргаяш районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 10 май 2016(2016-05-10) (56 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры, галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (2005)
Гыйльми исем: профессор[d]

Зәйнуллина Лилия Марат кызы (15 февраль 1960 ел10 май 2016 ел) — тел белгече, галим, университет укытучысы. Филология фәннәре докторы (2005), профессор.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйнуллина Лилия Марат кызы 1960 елның 15 февралендә Чиләбе өлкәсе Мәтәле авылында билгеле тел белгече Марат Зәйнуллинның гаиләсендә дөньяга килә.

1982 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1987 елдан — Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре.

1989 елдан — Башкорт дәүләт университетында эшли.

20082015 елларда — Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетының чит телләр кафедрасы мөдире.

2016 елның 10 маенда Уфа шәһәрендә вафат була[1].

Хезмәт өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре герман, роман һәм төрки телләрдәге лексик берәмлекләрнең семантикасын һәм төзелешен чагыштырма, типологик һәм когнитив анализлауга, төрле халыкларның лингвомәдәниятендә универсаль концептларның эшләү үзенчәлеген тикшерүгә багышлана.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

160‑тан артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре
  • Композицион семантика производного слова. Уфа, 2005;
  • Общие проблемы лингвокультурологии. Уфа, 2008 (автор.);
  • Лексическая и когнитивная семантика. Концепции и подходы к проблеме представления знаний в языке.Саарбрюккен, 2012.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәйнуллина Лилия Марат кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башҡорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.