Лилия Камалиева
Лилия Камалиева | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Камалиева Лилия Кәрим кызы |
---|---|
Туу датасы: |
23 гыйнвар 1995 (28 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2016 — х. в. |
Лилия Камалиева, Камалиева Лилия Кәрим кызы (1995 елның 23 гыйнвары, Россия Федерациясе, Татарстан, Сарман районы, Александровка) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2016 елдан).[1]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]




1995 елның 23 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Александровка авылында туа. Әтисе - Кәрим исемле. Мәктәпкә иртәрәк, инде 6,5 яшендә үк бара. Аны 2012 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2016 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[1][2]
Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2016 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсларында укыганда ук башлап җибәрә. Беренче рольләреннән берсе - Ркаил Зәйдулланың "Казан ятиме"ндәге Умай роле. Бу роле өчен Кәрим Тинчурин театрының 27 сезоны нәтиҗәләре буенча "Тамашачылар симпатиясе" призына лаек була.
Тамашачыга күбрәк Туфан Миңнуллинның "Алай түгел, болай ул"дагы Сания, "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Алинә һәм Харисов Зөфәрнең "Утка очкан күбәләктәй…"дәге Яшь Мөнәвәрә рольләре буенча таныш.[2]
Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Син бит минем бергенәм» Исламия Мәхмүтова — Чулпан;
- «Утка очкан күбәләктәй…» Харисов Зөфәр — Яшь Мөнәвәрә;
- «Карурман» Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова — Пластика;
- «Сәйдәш. Йокысызлык» Луиза Янсуар, Резеда Гарипова — Валентина;
- «Хыялый» Салават Әбүзәров — Яшь Шәрифә;
- «Соңгы әсәр» Кәрим Тинчурин (Илһам Гали инсценировкасы) — Мөгаллимнең кызы, Газета сатучы малай;
- «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» Туфан Миңнуллин — Алинә, Гөлназ;
- «Алай түгел, болай ул» Туфан Миңнуллин — Сания (1нче бүлек), Фәридә (2нче бүлек), Икенче карчык (3нче бүлек), Наилә (4нче бүлек);
- «Гашыйклар тавы» Илдар Юзеев — Дүртенче кыз;
- «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин — Биби;
- «Шаян Гөлшаян» Мирсәй Әмир — Миләүшә;
- «Кияүләр» Хәй Вахит — Кунак;
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Авыл яшьләре;
- «Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев — Шифан;
- «Төш» Туфан Миңнуллин — хор;
- «Башмагым JAZZ» Таҗи Гыйззәт — Сәрвәрнең дус кызы;
- «Яшерен эзләр» Хәй Вахит — Нәфисә Зариповна һ.б.[1]
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ире — Дмитрий Маланчук, музыкант, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гитаристы. 2020 елның 7 сентябрендә аларның туйлары узып китә.[2][3]
Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
- Ландыш Ибәтуллина
- Гүзәл Гайнуллина
- Гүзәл Гафарова
- Альбина Гашигуллина
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казанский репортер: Тинчуринский «мотылёк» в поисках счастья
- Лилия Камалиева - актриса - биография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру
- КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ КӘРИМ КЫЗЫ – Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
- Идел Татар
- ВКонтакте социаль челтәре
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 https://tinchurinteatr.ru/ru/team/камалиева-лилия-каримовна/ КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ КАРИМОВНА — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Лилия Камалиева - ВКонтакте
- ↑ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ЯҢА ГАИЛӘ БАРЛЫККА КИЛДЕ
- ↑ Фильм Кара (Россия, 2015) – Афиша-Кино
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 23 гыйнвар көнне туганнар
- 1995 елда туганнар
- Сарман районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Тинчурин театры актерлары
- Татар артистлары