Лилия Колмөхәмәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Колмөхәмәтова latin yazuında])
Лилия Колмөхәмәтова
Туган телдә исем Колмөхәмәтова Лилия Абдулгани кызы
Туган 26 май 1959(1959-05-26) (64 яшь)
БАССРның Зиянчура районы Ибрай авылы
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган артисты, «Язгы моңнар» башкорт җырларын башкаручыларның II Республика конкурсында җиңүче дипломы (1993), Башкортостан Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы (2005). Башкортостан Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы (2009), Башкорт дәүләт филормониясенең Мактау грамотасы (2009)

Колмөхәмәтова Лилия Абдулгани кызы (26 май 1959 ел — җырчы (лирик сопрано). Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2015). «Язгы моңнар» башкорт җыр бәйгесе дипломанты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Абдулгани кызы Колмөхәмәтова 1959 елның 26 маенда БАССРның Зиянчура районы Ибрай авылында туган.

1966 елда гаиләсе Иргол авылына күчеп килә.

1966-1976 елларда Иргол урта мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, Сибай шәһәрендә тегү фабрикасында эшли, бер вакытта шәһәрнең мәдәният сараена җыр түгәрәгенә йөри.

Анда тәҗрибәле укытучы Мәхмүт Бикколов яшь кызга репертуар сайларга һәм әзерләргә ярдәм итә. 1979 елда Уфа сәнгать училищесының җыр бүлегенә укырга керә.

Академик вокал бүлегендә Мишурин Серафима Иосифовна классында укый. 1984 елда укуын уңышлы тәмамлап, юллама буенча Башкорт дәүләт филармониясенә эстрада җырчысы, солист-вокалист булып эшкә урнаша.

1985-2015 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең хор капелласында җырлый.

2004 елдан — югары категорияле артист.

2015 елда «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелә.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колмөхәмәтова Лилия Абдулгани кызы 1984 елдан алып Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә эшли.

Хезмәт юлы Наил Галиевның (Николай Голов) эстрада концерт бригадасында башланып китә. Репертуарындагы төп җырлар: башкорт халык җырлары «Зөлхизә», «Гөлнәзирә», «Кыр казлары», башкорт композиторлары җырларыннан Нур Даутовның «Миләше», Заһир Исмәгыйлевның «Туган як каеннары»(Р.Хайри), «Мин яратам сине» (К. Даян), Рафик Сәлмәновның «Сирень чәчкәләре» (Нәҗип Иделбай), Гөлчәчәк Сәхәветдинованың «Өченче көн тоташ кар ява» (М. Кәрим), Газиз Әлмөхәмәтовның «Чайкалалар кәймәләр» һәм башкалар.

1985 елдан Колмөхәмәтова Лилия Абдулгани кызы Башкорт дәүләт филармониясенең хор капелласында җырлый. Киң диапозондагы лирик сопрано тавышы, югары дәрәҗәдә музыкальлеге аңа капеллада төп җырчыларның берсе булырга мөмкинлек бирә.

1993 елда Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Композиторлар берлеге, Башкортстан телерадиокомпаниясе оештырган башкорт җыр бәйгесе — «Язгы моңнар» башкорт җыр бәйгесендә ин матур җырланган халык җыры өчен махсус призга лаек була һәм дипломант исеме ала.

Шул ук елда радио һәм телевидение «Сандугачым — былбылым» рубрикасы өчен Лилия Абдулгани кызы башкаруында сигез халык җырыннан торган соло концерт яздыра.

«Биеш», «Элмәлек», «Көйергәзе», «Таштугай», «Үсә-үсә кыз бала, зур була» һәм башка җырларын Башкортстан телерадиокомпаниясе (ГТРК «Башкортстан») даими рәвештә яңгыратып тора.

Хор капелласы составында Советлар Берлегенең бик күп шәһәрләрен (Себер, Ерак Көнчыгыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ырынбур, Казан, Таллин, Эстония һәм башкалар) әйләнеп чыга.

1995 елда Татарстан Республикасында «Кызык Мәзәк» бригадасы составында «Биеш», «Таштугай» җырлары белән чыгыш ясый.

Зиянчура районнан чыккан җырчыларның елда үтә торган концертларында, Республиканың Композиторлар Берлеге очрашуларында (М. Сөндекле һәм Нариман Сабитовның «Кыр казларыннан», Шәриф Биккол һәм Абдула Хәлфетдинованың «Соңлап килдең», «Юксыну», Хөсәен Әхмәтовның «Туган авылым» җырларыннан соло), дәүләт күләмендәге чараларда, Салават шәһәрендә узган Бөтенрәсәй конкурсында, хор һәм симфоник музыка фестивальләрендә катнаша.

Хор сәнгатен үстерүдәге купьеллык фидакяр хезмәте бик күп мактау грамоталарына һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты дигән исемгә лаек була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (Б № 908, Указы Главы РБ от 10.02.2015 N УГ-23 от 10.02.2015)
  • «Язгы моңнар» башкорт җырларын башкаручыларның II Республика конкурсында җиңүче дипломы (1993).
  • Башкортостан Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы (2005).
  • Башкортостан Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы (2009).
  • Башкорт дәүләт филормониясенең Мактау грамотасы (2009)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]