Лилия Кәлимуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Кәлимуллина latin yazuında])
Лилия Кәлимуллина
Туган 19 октябрь 1941(1941-10-19) (82 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, галим, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Лилия Кәлимуллина (рус. Калимуллина Лилия Барыевна;19 октябрь 1941 ел) — югары мәктәп ветераны, галим-нейробиолог. 1964 елдан Башкорт дәүләт медицина институты, 1971-2010 елларда Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 1991-2010 елларны кеше һәм хайваннар морфологиясе һәм физиологиясе кафедрасы мөдире. Биология фәннәре докторы (1991), профессор (1992). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2011), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Барый кызы Кәлимуллина — 1941 елның 19 октябрендә Башкортстан Республикасының башкаласы — Уфада туган. РСФСР-ның атказанган архитекторы, сәнгать фәннәре докторы, профессор Кәлимуллин Барый Гыйбәт улының кызы.[1]1964 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм шул уку йортында хезмәт юлын башлый.1971-2010 елларда Башкорт дәүләт медицина университетында.1991-2010 елларда кеше һәм хайваннар морфологиясен һәм физиологиясе кафедра мөдире вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнең фәнни эшчәнлеге минең бадәм рәвешле комплексының структур-функциональ оештырылышындагы эволюцион-морфологик һәм нейроэндокрин аспектларны өйрәнүгә, аның патологиясенең төп формаларын модельләштерүгә багышланган. Лилия Барый кызы Кәлимуллина бу комплекс ядросының минең җенси дифференциациясе процессларында катнашуын ачыклый һәм исбат итә. 600 дән артык фәнни хезмәт һәм 4 уйлап табу авторы[1].

Чит телләргә тәрҗемә ителгән хезмәтләре:

  • Миндалевидный комплекс мозга: функциональная морфология и нейроэндокринология. Мәскәү, 1993;


  • Amygdala: structure, function and sex dimorphism. Ufa, 1995.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

— Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2011);— Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәлимуллин Барый Гыйбәт улы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кәлимуллина Лилия Барый кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 19 октябрь 2021)