Лилия Муллагалиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Муллагалиева latin yazuında])
Лилия Муллагалиева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Лилия Әбугали кызы Муллагалиева

Туу көне

29 сентябрь 1979(1979-09-29) (44 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Зөбәер

Эшчәнлек еллары

1998-х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Казан» милли-мәдәни үзәге

Хезмәттәшлек

Казан шәһәр филармониясе
«Асаф» җыр театры

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Лилия Муллагалиева

Лилия Муллагалиева, Лилия Әбугали кызы Муллагалиева (1979 елның 29 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Зөбәер) — җырчы, күп санлы музыкаль конкурслар җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Актаныш районы Зөбәер авылында биш балалы моңлы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Әбугали Муллагали улы (1938), «Татарстан» күмәк хуҗалыгының баш бухгалтеры, гармунчы; әнисе Земфира Солтан кызы (1948, Октябрьски), элемтә бүлеге башлыгы — Бөгелмәдә укыганда танышканнар. Абыйсы Илфак, апалары Ильфира, Ләйсән, Әлфия. Лилия кечкенәдән җыр, музыкага мәхәббәт белән үсә. «Җырлыйк әле» китабыннан өйрәнеп, борынгы «Гөлҗамал», «Сарман», «Шахта», «Зәңгәр күлмәк», «Хуш авылым», «Таң атканда» җырларын өйрәнә. Барлык мәктәп чараларында, район күләмендәге төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Унынчы сыйныфта укыганда, 1996 елда «Сандугач керде күңелгә» җыр фестивалендә (йомгаклау этабы Казанда үтә) катнашып, Гран-прига лаек була һәм Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенә (2015 елдан институт) кабул ителә. Академиянең сәнгать-педагогика факультетының вокал бүлгендә РСФСР атказанган, ТР халык артисты Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтаховадан беренче вокал дәресләре ала башлый. Соңрак академиянең ялгыз җырлау факультетында РФ халык артисты Венера Әхәт кызы Ганиева вокалга өйрәтә. Икенче курста укыганда ук, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшләп килүче Казан шәһәр филармониясенә җырчы булып эшкә урнаша, яхшы укый һәм барлык концертларда да чыгыш ясарга вакыт таба.

Уку белән бергә күп кенә музыкаль конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар яулый: «Ягымлы яз»—1997 (Гран-при), «Урмай моңы»—1998 (Гран-при), «Чаллы былбылы»—1998 (Гран-при), «Татар җыры»—1999 (2нче урын), «Дуслык моңы»—1999 (1нче урын) һ. б.)

1994 елда оештырылган «Асаф» җыр театрында хезмәт куя. Татарстанның халык артисты (2000) Асаф Вәлиев белән дуэт башкаралар («Заһир белән Галия», «Сары чәчәкләр», «Гитара», «Бәхет өчен күп кирәкми» һ. б. җырлар).

1999 елдан төрле форматтагы җырлар җыентыкларын тәкъдим итә. Репертуарында халык көйләре, классик әсәрләр һәм эстрада җырлары. Тыйнаклыгы, иҗаты, көйле тавышы, зәвыклы киеме белән яраткан халык җырчысына әверелде. Утызлап җырга сүзләрен һәм көен дә үзе язган.

Татарстан территориясендә генә түгел, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә (Мәскәү, Түбән Новгород, Ярославль, Пенза, Нижневартовск, Төмән, Екатеринбург һ. б.), шулай ук чит ил сәхнәләрендә (Төркия, Алмания, Австралия, Финляндия һ. б.) чыгыш ясаган.

Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә, хәйрия концертларында катнаша, оештыручыларның берсе булып тора. 2009 елдан башлап, үз концертларыннан тыш, Л. Муллагалиева җырларын оста башкаручылар — Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Рәсим Низамов белән хезмәттәшлек итә.

2014 елның гыйнварыннан Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Мәхәббәтле язмыш» программасында эшли башлый. Тапшыруда күп балалы гаиләләрнең, күп еллар бергә яшәгән парларның язмышлары яктыртыла.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә, ире Илсур (Арча районында туган), бизнесмен; 4 бала: 3 уллары - Данил (2003), Ильяс , Илһам; кызлары Ильвина. Казан янындагы Кузембетьево бистәсендә үз йортлары белән яшиләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ягсуф Шафиков. Будуть плыть пароходы. Китапта: Ягсуф Шафиков. Актаныш – начало пути. К.: Слово, 2010, с. 169-173. ISBN 978-5-98356-105-2(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]