Лилия Мәхмүтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Мәхмүтова latin yazuında])
Лилия Мәхмүтова
Туган телдә исем Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова
Туган 12 сентябрь 1967(1967-09-12) (56 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан
Милләт татар
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты


Лилия Мәхмүтова, Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова (1967 елның 12 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― драма актрисасы, 1991 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова 1967 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовлар гаиләсендә туа.

Иҗади гаиләдә үсә, шулай да ул театр дөньясына урау юллар аша килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма театраль гаиләдә тәрбияләнүе, театр сәнгатенә карата кызыксынуы үзенекен итә – 4 нче курста Лилия университет белән хушлаша һәм Казан театр училищесының икенче курсына укырга керә. Биредә ул Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Соңгы курста Хәбибулла Ибраһи­мов­ның “Башмагым”, Николай Ан­киловның “Солдатская вдова” спектакльләрендә уйный. “Башмагым”дагы Гайни роле күп­ләр күңеленә хуш килә.

1991 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, эшкә берничә җиргә чакыру ала. Чаллыда, Түбән Камада, Оренбургта татар театрлары ачылган вакыт. Алар үзләренә эшкә чакыра, әмма Лилия Мәхмүтова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайлый һәм шунда эшли башлый.

2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (әлеге көндә институт) тәмамлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрдагы беренче рольләреннән үк ул үзен кабатланмас, талантлы артистка итеп таныта һәм Рева (“Минем әти мировой”, И.Юзеев), Миләүшә (“И машина, машина, җитте минем башыма”, Р.Вәлиев), Резидә (“Резидәкәй”, Ш.Мәҗит), Мөнирә (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Розина (“Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, П.Бомарше), Гөлбану (“Хуҗа Насретдин”, Н.Исәнбәт), Хәлимә (“Башмагым”, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи), Алинә (“Син бит минем бергенәм!”, И.Мәхмүтова) һәм башка образлары белән тамашачы йөрәгенә юл сала.

Лилия Мәхмүтова һәрвакыт ялкынланып иҗат итә. Аның иҗатына табигыйлек хас. Әйтик, соңгы елларда башкарылган Гөлшаян (“Гөлшаян”, М.Әмир), Зәмзәмия (“Мәхәббәт чишмәсе”, И.Мәхмүтова), Гөлнур (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Мәрхәбә (“Соңгы риваять”, М.Маликова), Фәридә Рәисовна (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әсма (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре тормышчан бизәкләр белән сугарылган.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше ― Ренат Шәмсетдинов (1972), 1991 елдан Тинчурин театры актеры, ТР атказанган артисты[2]. Уллары Ришат КНИТУ (КХТИ) тәмамлаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]