Лилия Сәгыйдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Сәгыйдуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лилия Сәгыйдуллина
Туган 15 февраль 1956(1956-02-15)[1] (65 яшь)
Иске Тамъян, Базгыя авыл шурасы[d], Шаран райуны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[2]
Һөнәре филолог, университет профессоры, шагыйрь
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты[2]
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d] (1990)
Гыйльми исем: доцент[d][2]

Сәгыйдуллина Лилия Рәшит кызы (15 февраль 1956 ел) — галим-педагог, шагыйрь. 1979 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1990), доцент. 2007 елдан Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар союзлары әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина 1956 елның 15 февралендә Башкорт АССР-ының[3] Шаран районы Иске Тамъян авылында туган.

Үз якларында урта белем ала. 1974 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Студент елларында әдәби иҗат һәм фәнни тикшеренүләр белән мавыга. 1979 елда «филолог», «рус теле һәм әдәбияты», «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча университетны тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Дистә елга якын укыту һәм тәрбия бирү эшчәнлегеннән соң Мәскәү дәүләт педагогия университетының аспирантурасына тәкъдим ителә. Мондагы укуын «педагогия фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә уңышлы диссертация яклап 1990 елда тәмамлый[4]. Бу вакыттан бүгенге көнгәчә БДУ-ның филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының доценты сыйфатында студентларга югары һөнәри белем бирүен дәвам итә.

Укыту һәм фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары мәктәп педагогы хәзерге заман татар теле буенча теоретик курс алып бара. Югары курс студентлары өчен тагын да татар теле укыту методикасы; тел һәм әдәбият укытуда фикерләүне үстерү методлары; ике теллелек шартларында ана теле укыту методикасы; лингвокультурология һәм лингводидактика җәһәтеннән тел һәм сөйләм дип аталган дисциплиналардан белем бирә[5].

Галим Лилия Сәгыйдуллина төрле буын һәм төрле жанрларда эшләгән әдипләрнең иҗатын өйрәнү белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Г. Гыйльманов, Гөлчирә Гыйззәтуллина-Гайсарова, Мөнир Вафин, Нурия Измайлова, Марат Кәбиров, Рим Идиятуллин һәм башка кайбер язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен төпле анализлый. Аның әдәби тәнкыйть мәҡаләләре республиканың төрле матбугат басмаларында, шул исәптән өч телдә нәшер ителгән «Ватандаш» журналында, шулай ук татарча матбугат «Тулпар» журналында һәм «Кызыл таң» газетасында дөнья күрә. Бу гыйльми тикшеренүләренең кайберләре 2010 елда чыккан «Язык. Культура. Писатель» дип аталган уку әсбабында урнаштырылган, 2013 елда киң катлау укучыга тәкъдим ителгән «Словарь татарских лингвокультурных концептов» сүзлегендә кулланылган.

Моннан тыш белгеч Башкортстан Язучылар берлегенең татар телле әдипләре секциясе утырышларында кулъязмаларны һәм нәшер ителгән басмаларны тикшерүләрдә эксперт булып чыгыш ясый. Аны шулай ук төрле югарылыктагы иҗади бәйгеләрнең бәяләмә әгъзасы итеп тә еш чакыралар.

Галим-педагог һәм югары мәктәп укытучысының белем, тәрбия һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган көнүзәк мәҡаләләре Башкортстан һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында еш дөнья күрә.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы буларак Лилия Сәгыйдуллина шигърияттә дә нәтиҗәле эшләп килә. Аның тезмә шәлкемнәре Башкортстан һәм Татарстан республикаларының башкорт һәм татар телләрендә басылып килгән газета һәм журналларында, атап әйткәндә, «Башкортстан» һәм «Кызыл таң» газеталарында, «Агыйдел», «Шонкар», «Казан утлары», «Идел» һәм «Тулпар» журналларында дөнья күрә. Моннан тыш аның иҗат җимешләре рус теленә тәрҗемәдә Мәскәүдә нәшер ителгән «Наш современник» һәм Башкортстанның рус телендәге әдәби-нәфис басмасы «Бельские просторы», Иваново өлкәсенең Шуя шәһәрендә 2013 елда чыккан «Солнечная пряжа» альманахы битләрендә дә тиешле урын тапкан. Шигърият үрнәкләре тагын да «Башкортстанның шигъри антологиясе» җыентыгына да кертелгән.

Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриәте шагыйрьнең татар телендә «Абага чәчкәсе» (2001), «Мизгелләр йолдызлыгы» (2004) һәм «Күңелем җәннәтләре» (2011) җыентыкларын укучы хөкеменә чыгарган. Башкорт дәүләт университеты нәшриятендә исә 2010 елда «Көзге блюз» тезмә китабы басылып чыккан.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан Республикасының Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсенең бюро әгъзасы, Язучылар берлегенең Мөхәммәтша Буранголов исемендәге әдәби премиясенең бәяләмә әгъзасы, шулай ук «Сахипҗамал» җөмһүрият җәмәгать оешмасының бюро әгъзасы һәм татар телендә нәшер ителгән «Өмет» газетасының кушымтасы буларак дөнья күргән «Чаткылар» басмасының редколлегия әгьзасы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абага чәчкәсе: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2001.
  • Мизгелләр йолдызлыгы: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2004.
  • Көзге блюз: Шигырьләр. Уфа: БГУ, 2010.
  • Күңелем җәннәтләре: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2011.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 14 сентябрь 2016)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]