Лилия Фатыйхова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилия Фатыйхова latin yazuında])
Лилия Фатыйхова
Туган 3 гыйнвар 1954(1954-01-03) (70 яшь)
Солтанморат, Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр

Фатыйхова Лилия Гарифулла кызы (3 гыйнвар 1954 ел) — эстрада артисты. 1975-2014 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең нәфис сүз остасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2012).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лилия Гарифулла кызы Фатыйхова 1954 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Авыргазы районы Солтанморат авылында туган.

«Сәнгатькә мәхәббәт миңа ата-анамнан килде, әтием заманында Авыргазы колхоз-совхоз театрында эшләгән. Өч яшемнән утыргычка басып шигырь сөйли идем. Артистлар белән аралашып үстем», — дип хәтерли бала чагын Лилия Фатыйхова. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак культура агарту училищесында укый.

Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Башкорт дәүләт академия драма театрында хезмәт эшчәнлеген башлый.

Аннары Лилия Фатыйхова озак еллар филармониядә эшли, үз сәләтен эстрадада ача. Яшь артист мәшһүр КәтүкӘхәт Уразмәтов җитәкчелегендә һөнәр серләренә төшенә.

Эстрада остасы буларак, күбесенчә юмористик һәм сатирик көлдергечләр сөйли, тамашачыны шунысы шатландыра, шунысы уйландыра.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше виртуоз баянчы Халит Фатыйхов белән Илшат һәм Айнур исемле малай үстерә. Алар да сәнгать юлын сайлаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәтихова Лилия Гарифулла кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 30 декабрь 2020)