Лиллиан Гиш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лиллиан Гиш latin yazuında])
ингл. Lillian Gish
Җенес хатын-кыз[1][2]
Сурәт
Имза
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Предки из Алмания
Тугандагы исем ингл. Lillian Diana Gish
Туу датасы 14 октябрь 1893(1893-10-14)[3][4][5][…]
Туу урыны Спрингфилд (Огайо), Оһайо, Америка Кушма Штатлары[6]
Үлем датасы 27 февраль 1993(1993-02-27)[2][6][7][…] (99 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[8][9][10]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Җирләнгән урыны Church of the Heavenly Rest[d]
Ата James Leigh Gish[d][11]
Ана Мэри Гиш[d]
Кардәш Дороти Гиш[d]
Туган тел Америка инглизчәсе[d]
Язма әсәрләр теле Америка инглизчәсе[d]
Һөнәр төре киноактер, кинорежиссёр, автобиограф, сценаричы, театр актеры, телевизион актёр, антивоенный активист, актёр, режиссёр
Активлык урыны Америка Кушма Штатлары[12]
Активлык чорнының башы 1902
Активлык чоры тәмамлануы 1988
Фильмография Lillian Gish filmography[d]
Әгъзалык Дочери американской революции[d]
Бүләкләр
Эра XX гасыр
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][14]
Рәсми веб-сайт lilliangish.com(ингл.)
 Лиллиан Гиш Викиҗыентыкта

Лиллиан Дайана Гиш (14 октябрь 1893 ел — 27 февраль 1993 ел) — Америка актрисасы, кино карьерасы 75 ел чамасы тәшкил итә, күбесенчә Дэвид У. Гриффитның тавышсыз фильмнарынан билгеле. Актриса Дороти Гишның апасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лиллиан Гиш 1893 елның 14 октябрендә Огайога Германиядан күчеп килгән гаиләдә туа. Атасы Джеймс Ли Гиш еш өйдә булмый, әнисе Мэри күп эшләргә мәҗбүр була. Биш яшендә сәхнәдә беренче адымнарын ясый. Сеңлесе Дороти белән җитәрлек үскәч, күчмә театр труппасына кушылалар.

Апалы-сеңел кинематографтагы юлын реклама һәм мелодрамаларда төшүдән башлый. 1912 елда Лиллиан Гиш Мэри Пикфорд белән таныша. Пикфорд аларны Дэвид У. Гриффитка тәгъдим итә, һәм «Biograph» белән контрактлар төзүдә булышлык итә. Янә Лиллиан Гиш Гриффитның «Яшерен дошман» фильмында төшә. Аннары «Милләт тууы», «Давыл ятимәләре» (1921), «Атылу», «Ватык шытым» (1919), «Көнчыгышка юл» (1920) фильмнарында төшә.

1920 елда актриса «Үз иреңне ясаганда» фильмын төшерә. "Biograph"тан соң Лиллиан Гиш «MGM» студиясы белән контракт төзи, «Богема» (1926) фильмында төшә. 1928 елда Гиш "MGM"дан китеп, театрга кайта. 1943-1945 елларда театр труппасы составында Америка буйлап турнега чыга.

Лиллиан Гиш Гриффит белән гомере азагынача була: 1948 елга кадәр үзен һәм хатынын карый. 40 нчы елларда актриса кайбер тавышлы фильмнарда төшә: «Комедиантлар» (1967), «Туй» (1978), һәм "Кояш астында дуэль" (1946) фильмындагы эше өчен «Оскар» номинациясен ала .

1970 елда Америка киноакадемиясенең кинематограф үсешенә салган өлеше һәм актерлык осталыгы өчен махсус призы, Америка киноинститутының гомуми иҗади өлеше өчен премиясе тапшырыла(1984).

Соңгы тапкыр актриса 1987 елда 93 яшендә Винсент Прайс һәм Бетти Дэвис белән бергә «Август китлары» фильмында төшә.

Лиллиан Гиш 1993 елның 27 февралендә 99 яшендә мәрхүм була. Актриса 1968 елда мәрхүм сеңлесе Дороти Гиш янында җирләнә.

Премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Оскар» 1971 — Киноакадемия алдында булган данлы эше һәм кино сәнгатенең үсешенә керткән өлеше өчен Мактаулы «Оскар» белән бүләкләнә. Америка кино сәнгате институты 1984 — «Бөтен гомере эчендәге казанышлары өчен» «Үз аллы күңел» 1988 — «Иң яхшы актриса» («Август китлары»)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лилиан Гиш. Кино, Гриффит и я / Пер. с англ. М.: Искусство, 1974. — 182 с.
  • Комаров В.. История зарубежного кино. Том 1. Немое кино. — М.: «Искусство», 1965.
  • Садуль Ж.. Всеобщая история кино. Том 1. — М.:"Искусство", 1958.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лиллиан Гиш (инг.) Internet Broadway Database сайтта
  1. Record #25403542 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Internet Movie Database — 1990.
  4. Internet Broadway Database — 2000.
  5. FemBio database
  6. 6,0 6,1 http://www.aveleyman.com/ActorCredit.aspx?ActorID=6602
  7. http://www.aveleyman.com/OnThisDay.aspx?OTDMonth=10&OTDDay=14&OTDYear=2008
  8. http://projects.latimes.com/hollywood/star-walk/location/new-york/
  9. http://www.ottawastar.com/today-in-history-feb-27/
  10. http://www.timelines.ws/days/02_27.HTML
  11. Pas L. v. Genealogics — 2003.
  12. https://www.acmi.net.au/creators/82188
  13. https://www.ohiohistory.org/research/archives-library/state-archives/ohio-womens-hall-of-fame/
  14. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств