Эчтәлеккә күчү

Лилль фонд биржасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лилль фонд биржасы latin yazuında])
Биржа бинасы күренеше
Элекке Лилль биржасының эчке ишегалды

Лилль фонд биржасы — Франция элеккеге биржасы, Лилль шәһәрендә урнашкан. 1991 елда Париж биржасы белән берләшкән. Иске Лилль биржасы бинасы 1652 һәм 1653 еллар арасында Франция төзүчесе, балта остасы һәм скульпторы Жюльен Дестре проекты буенча төзелгән. 1921 һәм 1923 елларда Франциянең тарихи һәйкәле дип танылган[1].

1651 елда Лилль шәһәре Испания короле Филипп IV тарафыннан сәүдәгәрләр өчен биржа төзүгә рөхсәт алган. Бер-берсенә тоташтырылган һәм эчке ишегалдын тәшкил иткән 24 бертөрле аерым йорттан торган дүрт почмаклы бина төзелгән. Аның галереяләрендә китап, чәчәк һәм азык-төлек кибетләре урнашкан[2].

  1. Франция мәдәният министрлыгы.
  2. Louis Quarré-Reybourbon. La Bourse de Lille. — Paris, 1892.анг--> — 38 p.