Линга Пурана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Линга Пурана latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Линга Пурана (लिंग पुराण, IAST: Liṅga Purāṇa) ул унсигез Махапурананың берсе, һәм Һинд диненең Шайвизм тексты. Текстның атамасы Линга Шиваның иконографиясенә карый. "Линга Пурана"ның автор(лары) һәм датасы билгеле түгел һәм оригиналь текстның фараз ителгән датасы безнең эраның 5-енче гасырдан 10-ынчы гасырга карарга мөмкин. Текст күп юрамаларда очрый һәм вакыт узу белән янә язылган һәм өстәлгән булырга мөмкин. Сакланып калган текст ике өлешкә бүленгән, төп өлеше 163 бүлектән тора.

Текст космологияне, мифологияне, ел фасылларын, бәйрәмнәрне, географияне, дини сәфәр өчен ("Тиртха"ларга) туристик белешмә булып тора, Линга һәм Нандины төзү һәм изгеләштерү, стотралар, сурәтләрнең әһәмияте, Йоганың тасвирламасы, төрле ирешелгән бәхетләр белән белешмәсе булып тора.

Датасы һәм структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Линга Пурананың фаразланган төзелеше яки төп асылы төрле галимнәр арасында төрле, ул безнең эраның 5-енче гасырдан 10-ынчы гасырга карый.[1]

Барлык Пуранала кебек үк, "Линга Пурана"ның катлаулы хронологиясе бар. Димитт һәм ван Буитенен раслаганча Пурананың һәрберсе энциклопедик, һәм аны билгеләргә катлаулы, ни өчен һәм кем тарафыннан ул язылган булган:[2]

Бүгенге көндә булганча, Пураналар стратификацияләнгән әдәбият. Һәрбер атамасы булган материал төрле тарихи эралардан үсеп чыккан. Бу Пурананың бер уйлап чыгарылу датасы юк. (...) Ул шуларга һәрдаим өстәлгән китапханәләр кебек, махсус киштәнең ахырына түгел, ләкин очраклы рәвештә.

Cornelia Dimmitt and J.A.B. van BuitenenClassical Hindu Mythology: A Reader in the Sanskrit Puranas[2]

Линга Пурана төрле юрамаларда бар, ул ике өлештән тора - "Пурва-бхага" (искерәк өлеш, кайвакыт ул Пурвардха дип атала), анда 108 бүлек һәм "Уттара-бхага" (соңгырак өлеш, кайвакыт ул Уттарардха дип атала), анда 55 бүлек.[3][4] Шулай да, текстның манускриптларында 2.55.37 шигырендә Уттара-бхагада 46 бүлек дип бар дип язылган, бу текст вакыт узу белән киңәйтелгән дигәнне аңлата. Кайбер галимнәр фараз иткәнчә, бөтен Уттара-бхага искерәк өлешкә кертелгән өлеш булырга мөмкин.

Текст үзенең темасына туры килерлек итеп аталган, бу Лингага табыну һәм текст беренче чиратта Шивада Иң Олы Ходай буларак фокусланган.[3][5] Шулай да, Шивага бәйле темалар белән, мәсәлән, "Линга-Пурана" Веда темаларына караган бүлекләрдә Вишнуга һәм Брахмага ихтирам күрсәтелгән.[4][6]

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Линга Пурана Ардахнаришвара фикере турында сөйли, Алиһә Галәмнең анасы дип һәм ул Ходайның алтаре дип раслана. Ходай һәм Алиһә, линга һәм йони, Галәмне бергә барлыкка китерүчеләре, икесе дә куәт һәм рухи күркәмлекнең үзәкләре дип раслана текстта.[7]

Алэн Даниэлу раслаганча Линга билге дигәнне аңлата.[8] Бу Һинд дине текстларында мөһим концепция, монда Линга манифестацияләнгән билге яки кемнеңдер яки нәрсәнеңдер табигате билгесе. Ул Брахманның концепциясе булып тора, ул күренми торган һәм булган Принцип, ул формасыз яки лингасыз.[8] Линга Пуранада расланганча, "Шива билгесез, төссез, тәмсез, капшап карый алмаслык, хасиятсез, хәрәкәтсез һәм үзгәрүсез".[8] Галәмнең чыганагы билгесез һәм бөтен Галәм - ул манифестацияләнгән Линга, үзгәрми торган Принципларның билгесе һәм гел үзгәреп торган табигать.[8] The Linga Purana text builds on this foundation.[9]

Линга Пурана ике өлештән тора - озынрак "Пурва-бхага" һәм кыскарак "Уттара-бхага".[3][4] Аларда төрле темалар турында сүз бара, иллюстратив секцияләргә түбәндәгеләр керә:

  • Космология: текстта төрле урыннарда космология тәкъдим ителә. Мәсәлән, иртәрәк бүлекләрдә Шветашватара Упанишадка сылтама ясала һәм 1.70 бүлегендә Самкхья-тибы космологиясе тәкъдим ителә.[10]
  • Астрономия: Пурана Кояш, Ай, планеталарның һәм төнге күктәге йолдызларның теориясен тәкъдим итә - 1.55 тән 1.61-гә кадәр бүлекләрдә - һәрберсендә мифология турында да әйтелә.[11]
  • География: текстта расланганча Җирнең җиде континенты бар, шуннан соң таулар һәм елгалар атамалары китерелә, төрле төбәкләрдә нәрсә үсә һәм риваятьләр турында әйтелгән.[12]
  • Тиртха (дини сәфәр кылу): изге Варанаси, Кедарнатх, Праяг һәм Курукшетра шәһәрләре мисал өчен 1.77 һәм 1.92 бүлекләрендә мактала.[13]
  • Йога һәм әхлак: Линга Пурана Пашупата Йога һәм әхлак турында төрле секцияләрдә сөйләшә, мәсәлән, 1.8, 1.88-1.89, 2.13, 2.55 һәм башка бүлекләрдә.[14][15]

Линга Пуранада әхлак

Һәрбергә ярдәм бирү,
һәрбергә юмартлык күрсәтү,
бу Ходайга сигез формада
иң югары табынуы.

Linga Purana 2.13.35-36
Transl: Stella Kramrisch[16][17]}} Линга Пурана Шива Ходайны цензорлаучы кешеләргә карата аггресивлыгы белән мәгълүм, 1.107 бүлектә Шива тугърысы Шиваны цензорлауны бетерер өчен тормышын да бирергә әзер булырга һәм Шиваны цензорлаучыларга каршы көч кулланырга тиеш дип әйтелгән.[4] 1.78 Бүлектә көч кулланмауның җимешләре шулай ук текстта ассызыклана, анда расланганча, "һәрвакыт һәм бөтен урыннарда көч кулланудан арынырга кирәк." дип әйтелгән.[18]

Стелла Крамриш раслаганча, Линга Пуранага Һинд фәлсәфәсенең Самкхья мәктәбе фикерләре керә.[9] "Линга Пурана"ның 1.17 бүлеге Линганы "Прадхана" яки "Пракрити" буларак кертә (космик матдә), шул ук вакытта Шива "Лингин" буларак тасвирлана, яки "нәзек тәне" булган шәхес буларак.[9] Линга текстта абстракт концепция буларак күрсәтелгән, бу "Алинга" (Вьякта) белән капма-карша куела, аның фаллик әһәмияте һәм тормышның барлыкка китерүдә табигать процессының җенси хакыйкате белән. Крамриш раслаганча, текстның шигырьләре Линганы икесенең дә - материянең һәм рухның да иконик булмаган символы итеп күрсәтә - Пракритиның һәм Пурушаның, шул ук вакытта "барлыкка китерү, азат итү һәм аннигиляция" символы булып икона (сурәт) тора.[9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Fred W. Clothey (1978). The Many Faces of Murukan̲: The History and Meaning of a South Indian God. Walter de Gruyter. p. 224. 
  • 2,0 2,1 Dimmitt, van Buitenen, p. 5
  • 3,0 3,1 3,2 Dalal, 2014, p. 223
  • 4,0 4,1 4,2 4,3 Rocher, 1986, p. 187
  • K P Gietz, 1992, p. 435 with note 2388
  • Linga Purana, Chapters: The greatness of Narayana, The glory of Vishnu, etc JL Shastri (Translator, 1951), Part 2 of 2, Motilal Banarsidass, pages 589-628
  • Kramrisch, 1994, pp. 246-247, 205-206
  • 8,0 8,1 8,2 8,3 Alain Daniélou (1991). The Myths and Gods of India. Princeton Bollingen Series. Inner Traditions / Bear & Co. pp. 222–224. ISBN 978-0-89281-354-4. https://books.google.com/books?id=1HMXN9h6WX0C. 
  • 9,0 9,1 9,2 9,3 Kramrisch, 1994, pp. 171-185
  • Tracy Pintchman (2015). The rise of the Goddess in the Hindu Tradition. State University of New York Press. p. 242 with footnote 150. ISBN 978-1-4384-1618-2. https://books.google.com/books?id=JsDpBwAAQBAJ. 
  • Linga Purana, Chapter 1.55-1.61 JL Shastri (Translator, 1951), Part 1 of 2, Motilal Banarsidass, pages 215-238
  • Linga Purana, Chapter 1.46 JL Shastri (Translator, 1951), Part 1 of 2, Motilal Banarsidass, pages 181-209
  • Linga Purana, Chapter 1.92 JL Shastri (Translator, 1951), Part 1 of 2, Motilal Banarsidass, pages 486-501, 378-382
  • Linga Purana, Chapter 1.88-1.89 JL Shastri (Translator, 1951), Part 1 of 2, Motilal Banarsidass, pages 27-37, 458-477
  • Linga Purana, Chapter 13: The eight bodies of Shiva JL Shastri (Translator, 1951), Part 2 of 2, Motilal Banarsidass, pages 650, 789-791
  • Kramrisch, 1994, p. 111
  • Linga Purana, Chapter 13: The eight bodies of Shiva JL Shastri (Translator, 1951), Part 2 of 2, Motilal Banarsidass, page 650
  • Linga Purana, Chapter 1.78 JL Shastri (Translator, 1951), Part 2 of 2, Motilal Banarsidass, page 387