Линда Евангелиста

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Линда Евангелиста latin yazuında])
Линда Евангелиста
Туган Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 206: bad argument #1 to 'format' (string expected, got nil).
Сент-Кәтеринс, Ниагара[d], Онтарио, Канада
Ватандашлыгы  Канада
Әлма-матер Denis Morris Catholic High School[d]
Һөнәре модель, матурлык бәйгесендә катнашучы, актёр
Өйдәш Кайл Маклахлен[d]
Балалар Августин Джеймс Евангелиста[d][3]
Ата-ана

 Линда Евангелиста Викиҗыентыкта

Линда Евангелиста (Linda Evangelista; 1965 елның 10 мае, Сент-Катаринс, Онтарио, Канада) — итальян чыгышлы Канада супермоделе, 1990 еллардагы супермодельләрнең берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 10 маенда Онтариода Сент-Катаринста Италия эмигрантлары эшче гаиләсендә туа. 15 яшендә ул җирле «Мисс Ниагара» матурлык конкурсында җиңүче була һәм Нью-Йоркның «Элит» агентлыгында үз көчләрен сынап карау тәкъдимен ала[4][5].

Искиткеч үзгәрү сәләте өчен һәм чәчләренең тарашын һәм төсләрен даими алмаштырган өчен аны «хамелеон» дип атаганнар. Ул бик күп реклама кампанияләрендә катнаша, алар арасында Yves Saint Laurent «Opium» һәм Guy Laroche «Fidji» рекламалары була. Аннары Calvin Klein, Chanel, Chloé, Versace, Ralph Lauren белән хезмәттәшлек итә. 1996 елда «Yardley» косметика фирмасы белән эксклюзив контрактка кул куя һәм Джордж Майклның «Freedom» һәм «Too Funky» клипларында төшә[6]. Ул шулай ук Нью-Йорк дизайнеры Исаак Мизрахи һәм мода индустриясенең сәхнә арты тормышы турындагы «Unzipped» документаль проектында һәм супермодель Кристи Терлингтон продюсер булган «Catwalk» («Подиум») документаль фильмда төшә.

Линда Евангелиста нинди дә булса модалы чарада катнашу өчен генә супергонорарлар тәкъдим иткән беренче модель була[7]. Аның канатлы фразасы бар, соңрак бу сүзләр барлык басмаларда кабатланган: «Мин ятактан ун мең доллардан да ким суммага чыкмыйм»[8].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда Парижда Elite Model Management Европа бүлеге директоры Джеральд Марига кияүгә чыга, аның белән 1993 елда аерылыша. Соңрак ул Америка киноактёры Кайл Маклахлен белән романтик мөнәсәбәтләрдә була, ә соңрак танылган француз капкачысы Фабьен Бартез белән дә очрашкан, тик бу мөнәсәбәтләр кияүгә чыгу белән тәмамланмаган.

2006 елның сентябреннән 2007 елның гыйнварына кадәр француз миллиардеры Франсуа-Анри Пино, Франсуа Пино улы, Yves Saint Laurent, Gucci һәм башкалар кергән модалы империянең хуҗасы белән очраша. Пино Евангелистаның йөклелеге турында белгәннән аның белән аерылыша һәм соңрак Сальма Хайекка өйләнә. 2012 елда 2007 елда туган улларына алиментлар түләү турында суд процессы башлана[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Nolen J. L. Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 3,2 Geni — 2006.
  4. Linda Evangelista Interview Magazine
  5. Remember Me? Linda Evangelista Thewhig.com
  6. “Moulin Rouge Meets Vegas!” An Oral History of George Michael’s 1992 “Too Funky” Video Vogue.com
  7. Линда Евангелиста: рассказ про модель, которая отказывалась вставать с кровати меньше чем за $10 тысяч
  8. Линда Евангелиста 2021 елның 29 октябрь көнендә архивланган. Vogue.ru
  9. Pinault and Evangelista child-support trial begins New York Post

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]