Польша-Литва татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Польша-Литва татарлары latin yazuında])
(Липки битеннән юнәлтелде)
Польша-Литва татарлары
Байрак
Сурәт
Туган тел Русин теле[d], иске беларус теле[d], беларус теле, Tatar in Belarus[d], поляк теле[1][2], литва теле[1][2] һәм рус теле[1][2]
Дәүләт  Белоруссия[2]
 Литва[2]
 Польша[2]
Халык саны 8445 (2019)[3],
2251 (2021)[4],
4009 (2021)[5]
Жанр Китаблар
Язу Беларус гарәп әлифбасы[d]
 Польша-Литва татарлары Викиҗыентыкта
Польша Татарлары. Татар гаскәриләр Варшава яклавында, 1919 ел
Һенрик Сенкевич, Нобель лауреаты — Польша Татар вәкиле, 1915 ел
Бөек Британия тәхете мирасчысы, Велс шаһзадәсе Чарльз Польша татарлары белән очраша һәм бергә җырлый. «Британия өчен сугыш»та (1940-1943) катнашкан татар хәрби очучыларына багышланган чаралары. Кружиняны, Польша, 2010 ел.
Боһоники Мәчете, 18 гасыр
Татар зираты, Польша, Боһоники

Польша-Литва татарлары (тат.гарәп. ﭘِوُﻟﺷﺎ-ﻟﻳﺗوﺎ ﺗﺎﺗﺎﺭﻟﺎﺭئِ, липкалар, липка татарлары, Беларусь татарлары) — XIII (XIV) гасырдан Литва, Беларусьтә, Польшада, Балтыйк буенда яшәүче татарлар.

Гомуми санннары — 26 меңнән артык кеше (1993): 10 меңнән артык Беларуста, 5 меңнән артык Польшада, 4 мең Литвада яши. Аерым вәкилләре Россиядә, Украинада һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә.

Диннәре: сөнни мөселманнар, христианнар (православ, католик, протестант).

Телләре: поляк, беларус, татар телләре. Язулары латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.

Беларус Татарлары Байрагы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

12421256 елларда Бату хан Көнчыгыш Аурупаны буйсындырып, татар тәэсире Польшада ныгыткан. Туктамыш хан һәм Нугай әмире бәрелешләреннән соң Туктамыш гаскәренең өлеше Бөек Литва кенәзлегенә китәргә мәҗбүр булган. XV гасырда Литвага вассал өч татар кенәзлеге оеша: Мансур кенәзлеге, Җагалдай ханлыгы һәм Курск төмәнлеге.

Җәләл-әд-Дин гаскәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әмир Идегәй Туктамыш хан өстеннән җиңүдән сон Туктамыш улы — Җәләл-әд-Дин үзенең гаскәре белән Литвага күчкән. Литва бөек кенәзе Витовт аны яклаган һәм үзенең дәүләтенда татарларга яшәргә рөхсәт биргән.

Грүнвальд сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грүнвальд сугышында Татар Гаскәре Җәләл-әд-Дин җитәкчелегендә катнашкан, гомуми литва-татар-славян җиңүендә хәлиткеч роль уйнаган.

Витовт Грүнвальд сугышында татар хәлиткеч булышуы өчен татарларга Литвада җир хокукы һәм мәчетләр төзүе рөхсәт биргән. Шул вакыттан башлап татарлар Литваның (1569 елдан Речь Посполита) чикләрен саклаганнар.

15571558 еларда язылган «Risāle-yi Tatar-i Leh» кулъязмасы буенча Польшада мәчетле 100 татар авылы булган.

Гаскәри катлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар Речь Посполитаяда гаскәри катлау булган. Польша Татар Гаскәре 1683 елда Вена шәһәренә сугышында катнашкан.

1667 елда Польша Сеймы татар дини иреклеге чикләгән, 1672 елда Татар Гаскәре бу дини чикләүләргә каршы Подолиядә баш күтәргән, 1679 елда Польша Сеймы Татар дини иреклеге һәм өстен хокукларын кире кайтарырга дучар булган. Польша патшасы Ян III Собеский (16741696) «Таҗ биләмәләрендә» Брест, Гродно, Кобрина шәһәрләре янында татарларга җир биргән: 0,5-7,5 км². хәрби дәраҗә тәңгәллеге буенча. Соңгы татар гаскәрләре Польшага 1691 елда кайткан.

1775 елда Польша Сеймы татар өстенлелекләрен раслаган. Татар җиңел атлы гаскәре бөтен Аурупада билгеле булган һәм татар сүзе огълан — улан махсус Польша атлы гаскәренә исеме бирелгән. Польша татар полковнигы Александр Улан (Aleksander Ułan) Саксон сугышларында катнашканнан соң, аның даны бөтен Польшада танылган булган һәм бөтенесе татар гаскәрләрен «Уланнар» дип йөртелә башлаган.

Австрия мираслыгы өчен сугышында (17401748), Җидееллык сугышта татар уланнары катнашканнар.

Польша хезмәтендә татар морзалары фамилияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII гасырда Польша хезмәтендә татар морзалары фамилияләре:

Альдукевич, Барановский, Базаревич, Халецкий, Яблоньский, Крычиньский, Кржечовский, Ледзиньский, Лось, Селецки, Михаловский, Муха, Олеёвский, Поплавский, Рудзиевич, Северин, Скирнут, Смольский, Соколовский, Тальковский, Вильчиньский, Заблоцкий (полякча Aldukiewicz, Baranowski, Bazarewicz, Chalecki, Jabłoński, Kryczyński, Krzeczowski, Ledziński, Łoś, Sielecki, Michalowski, Mucha, Olejowski, Popławski, Rudziewicz, Seweryn, Skirnut, Smolski, Sokolowski, Talkowski, Wilczyński, Zabłocki).

XVIII гасыр регистры : Александрович, Ассанович, Азулевич, Бучацкий, Давлашeвич, Муравский, Ясиньский, Романовский, Сафаревич, Соболевский, Сулимович (полякча Aleksandrowicz, Assanowicz, Azulewicz, Buczacki, Dawlaszewicz, Murawski, Jasiński, Romanowski, Safarewicz, Sobolewski, Sulimowicz).

Польша бүленүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польша бүленгәннән соң Пруссия, Австрия, Россия тарафыннан 1772-1775 елларда татарлар берничә дәүләттә яши башлаган. Һәр дәүләттә татарлар хәрби хезмәт үтәгәннәр.

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Империясендә Литва-татар атлы полкы 1797 елда барлыкка килгән (1168 кеше), 1803 елда тагыда Татар атлы гаскәре барлыкка килгән.

Наполеон Бөек Гаскәрендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар оланнары Наполеон гаскәрендә

1812 елда Наполеон Вильно шәһәрендә Татар эскадроны Мостафа Мирза Ахмат улы җитәкчелегендә оештырган. Мостафа Мирза Ахмат улына Франция Гвардия 1-нче Татар атлы Гаскәре майоры булып билгеләнгән. Бородино сугышында татар гаскәрләре ике яктан да катнашканнар.

Польша дәүләтендә (1918—1939)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19191939 елларда Польша бәйсез дәүләте торгызганнан соң татарлар яңадан Польша гаскәрендә хезмәт итә башлаган. 1919 елда «Мостафа Әхмәт улы исемендәге Җиңел атлы полкы» (пол. Pułk Jazdy Tatarskiej im. Mustafy Achmatowicza), 1920 елда «Татар оглан полкы» (пол. Tatarski Pułk Ułanów imienia Mustafy Achmatowicza) оештырылган. Байрагы — бунчук була. 1920 елда 13-нче Вилен татар улан полкы (пол. 13 Pułk Ułanów Wileńskich) оештырылган.

Татарлар Варшаваны коткара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет-Польша сугышы вакытында , 1920 елда, Тухачевский җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр Варшавага һөҗүм иткән. Польша маршалы Юзеф Пилсудский Татар Улан гаскәрләренә Тухачевский гаскәре артыннан һөҗүм итәргә боерык биргән. 14 августта, сугышның хәлиткеч мизгелләрендә, Татар Уланнары Тухачевский гаскәрләренә һөҗүм иткәннәр һәм Кызыл Армия качып китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп Польша мөстәкыйльлеген якланган. Пилсудский маршалы рәсми рәвештә татарларга хөрмәт тапшырган.

1938 елда Польшада 17 мәчет һәм 2 дога кылу йорты эшләгән.[6]

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда Польша дәүләтенә Фашистлар Германиясе һөҗүм иткән. Соңрак СССБ үз гаскәрләрен Польшага җибәргән. Татар улан полкы батырлык күрсәтеп фашистларга каршы сугышкан, соңрак көтмәгәндә партизанча фашист гаскәренә һөҗүм иткән.

Татар эскадроны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елның язында Польша Гаскәрендә Татар эскадроны, 13-нче Вильно полкы оешкан. 1939 елның сентябрь ахырында фашистлар каршы Медыка янындагы сугышта Татар эскадроны батырлык күрсәтеп чигенергә дучар булган. Фашистлар һөҗүмнәренә карамастан Татар эскадроны өлеше фашист чолганышыннан чыгып котылган, ләкин бүтән Татар эскадроны өлеше Фашист һәм Совет әсирлегенә эләккән.

Варшаваны буйсындырганнан соң алман фашистлары татарлардан үч алганнар: Варшава Татар зиратын мәсхәрәләгәннәр, аның урынына танк ангары оештырганнар, фашистлар Варшава Татар мәчетен җимергәннәр, Татар мөфтияте бай архивын юк иткәннәр, Польша Татар китапханәсен яндырганнар. Күп Татар эскадроны гаскәриләре Польша, бүтән Европа дәүләте антифашист каршылыгына кушылган.

Күп татарлар Британия өчен сугышында хәрби очучы булып катнашканнар. Британия тәхете мирасчысы, Велс шаһзадәсе Чарльз 2010 елда Польша татар авылында "Кружиняны"да була һәм татар очучысы батырлыгы хәтере өчен рәхмәт белдерә.

Антифашист хәрәкәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польша Татарлары Антифашист Каршылыгында катнашканнар. Гомер Акмулла Адаманов — Польша антифашист Каршылыгы данлыклы партизан отряды сардары. 1943 елның 1 июнендә Юзефово шәһәре яшәүчеләрен коткарганда Гомер Акмулла Адаманов һәм аның партизан отряды батырларча һәлак булган. Һәр 1-нче июньдә Юзефово шәһәре Бургомистры Истәлек чаралары үткәрә.

Катынь җинаяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Катынь җинаяте

Совет оккупациясе заманында Польшада берничә Татар мәчете җимерелгән.

Совет әсирлегенә эләккән Польша Татар эскадроны гаскәриләре гомуми Польша әсирләре язмышы НКВД лагерьләрендә кичергәннәр.

1940 елда Польша әсирләре Катынь урманында атып үтерелгән (4 421 кеше). Бүтән урыннарда: Старобельск, Осташковск, Украина, Беларус лагерьләрендә 21 857 Польша офицерлары, зыялылары атып үтерелгән. Үтерелгән Польша гаскәриләре арасында татар офицерлары да булган.

Һәрбер Катынь Хәтер гыйбадәтендә татар мөселман рухание катнаша.

Польша-Литва татарлары бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польша-Литва татарларының мәдәнияте һәм әдәбияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Липкаларның туган телләре XVI гасырда ук юкка чыккан. Дини әдәбият әкренләп белорус теленә күчкән. Туган телнең бетү сәбәпләре турында төрле фаразлар бар. Биредә татарның гореф-гадәтләре дә әллә ни сакланмаган. Мәчетләре дини бәйрәмнәрдә генә ачыла. Польшада нибары 3 мәчет бар. Мәчетләре бик үзенчәлекле, архитектура ягыннан католиклар гыйбадәтханәсен хәтерләтә. Күп еллар яшәү дәвамында мондагы татарлар җирле халыкның тормыш рәвешен сеңдергәннәр. Милләт күрсәткече булып мөселманлык тора.[8]

Липка татарлары мәдәнияте урта гасырларда Ислам кануннарында нигезләлә. Кызганычка каршы, бай Мөфти китапханәсе фашист тарафыннан юк ителгән . Күренекле Польша татар шагыйре Сәлим Хазбиевич (пол. Selim Chazbijewicz) үз шигырендә болай язган:

« Минем эчемдә поляк һәм татар тора,

Берсе бүрек, икенчесе түбәтәй кия.

»

Сугыштан соң Польша Татар әдәбияте Көнбатыш һөм Шәрык мәдәнияте тоташтыруы нигезендә булдырылган.

Беларус һәм Литва[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йомышлы татар авыллары Вилнүс, Каунас, Тракай, Новогрудок, Гродно, Лида, Брест шәһәрләре тирәсенә туплана. XIX гасырда һәм авылда һәм шәһәрдә мәчетләр эшләгән. Имамнар Бакчасарайдагы Таврия Диния нәзаратына буйсына. Әлеге вакытта татар мәхәлләсе Өе (Ивье), Новогрудок, Каунас шәһәрләрендә, Немеж, Кырык Татар һәм Райз авылларында сакланып калган.[9]

Польша[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ССРБ тарафыннан аннексияләнгән җирләрдән кайбер татарлар Польшаның яңа көнбатыш территорияләренә (Вроцлав, Олесница, Зелёна-Гура, Згожелец) күчеп урнаша. Иң зур диаспораларның берсе Гожув-Велькопольскида оеша: Новогрудектан күчеп килгән шәһәрнең Янице районына килеп төпләнә. Татарларның күпчелеге Гожувтан Варшавага яисә Подлясьегә күчеп китсә дә, җирле халык ул районны әле дә Татарские-Гурки дип атый.[10][11]

Татар гаскәриенә һәйкәл, Гданьск шәһәре, Польша. Орунски паркындагы Татар халкы мәдәни үзәге буенда урнашкан.

Польшаның Подлясье воеводалыгында ике авылда (Боһоники һәм Крушиняны) татарлар тупланып гомер итә, авылга нигез салучылар да - татарлар. Шуларның берсендә — 5, икенчесендә — 2 генә татар гаиләсе калган. Элегрәк татарлар бу авылларда күпләп яшәгәннәр, ләкин, тора-бара, зур шәһәрләргә күченеп киткәннәр.

1992 елда Польша Татар Берлеге (пол. Związek Tatarów Rzeczypospolitej Polskiej) оешкан, ул Życie Tatarskie (Татар тормышы ) исемле журналны бастырып чыгара.

Балтыйк диңгезе ярлары буенда урнашкан Поморье воеводалыгы административ үзәге Гданьск шәһәрендәге Леон Крычиньский ис. Татар халкы мәдәни үзәге (пол. Narodowy Centrum Kultury Tatarów) истәлек чараларны, Сабан туен һәм башка бәйрәмнәрне үткәрә. Рәисе — Ежи Шахуневич.

«Przegląd Tatarski» („Татар күзәтүе”) һәм „Muzułmanie Rzeczypospolitej” («Мусульмане Республики Польша») басмалары чыгып тора, 2014 елда Польша татарлары елъязмасы (пол. Rocznik Tatarów Polskich) яңадан чыга башлады. Татар җыр һәм бию ансамбле "Бунчук" бар.

Польша татарлары Бөтендөнья татар конгрессында катнашалар.

Татар гаскәриенә һәйкәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 25 ноябрендә Гданьск шәһәрендә "Речь Посполитая Татарына" һәйкәле ачылган. Ачылу тантанасында Польша Президенты Бронислав Коморовский, аның әнисе Ядвига Коморовська (татар нәселеннән), Польша хөкүмәте әгъзалары, Беларус, Украина, Россия, Татар оешмалары вәкилләре катнашкан. Польша Президенты үз чыгышында болай әйткән:

« ...Татар ат өстендә туа — польша татарына куелган әлеге һәйкәл моңа дәлил булып тора — һәркемнең хәтерендә, польша татарлары Речь Посполита дошманнарын, Литва һәм Корона дошманнарын искиткеч җайдаклар буларак җиңгәннәр. Кыюлык, сугышчанлык, хәрби һөнәрне оста өйрәнү нәтиҗәсендә үзләренекеләрдә хозурлык хисе уятсалар, читләр арасына ышанмаслык курку хисе чәчкәннәр. Польша татарлары Речь Посполитага дан алып килгән. Речь Посполита аларны һәрвакыт игътибары белән юатмаса да, алар аңа гел тугры хезмәт иткәннәр, һәркемгә билгеле бит: әгәр татар ярата икән, бөтен кайнар йөрәге белән ярата. »

Президент әнисе Ядвига Коморовська һәйкәл Ачылуы тантанасында үз чыгышында

« Мин әтиемнең татар чыгышы белән горурланам »

дип әйткән.

Мәшһүр липка татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Якуб Шинкевич
    Чарльз Бронсон (Каролис Бучинскис — Америка Һолливуд актёры, әтисе — татар нәселеннән).
Хәсән Канапацкий

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]