Липома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Липома latin yazuında])
Липома
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d] һәм Общая хирургия[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/lipoma[1]
ICD-9-CM 214.9[2] һәм 214[2]
ICPC 2 идентификаторы S78
NCI Thesaurus идентификаторы C3192[2], C4248[2] һәм C4502[2]
 Липома Викиҗыентыкта

Липома — май тукымасыннан торган яман булмаган шеш. Составында җепселле тоташтыргыч тукымалар да була. Бу шеш бик яхшы капсула эченә урнашып, тирә-як тукымаларга тоташмый. Күп вакытта тире асты май клетчаткасында барлыкка килеп, аяк-кулларда, артсанда, калак сөяге янында, карындык ярысында һәм башка урыннарда күзәтелә. Липомалар берән-сәрән яки берничә булып урнашырга мөмкиннәр. Тулы гәүдәле кешеләрдә һәм хатын-кызларда ешрак очрыйлар. Үсүе яман шешнеке кебек тиз түгел, акрын бара һәм ул метастазалар (организмда авыру тудыручы микробларның, шеш күзәнәкләренең, органик булмаган кисәкчекләрнең кан яки лимфа белән бер әгъзадан икенчесенә күчүе һәм авыру барлыкка * китерүе) бирми. Шеш зур булып үскәндә, аны операция ясатып алдыралар. Липома, тормыш өчен бик кирәкле органнарны кысмаганда, көчле авырту бирми. Шуңа күрә сездә күзәтелә торган авыртуның сәбәбе, бәлки, башка авырудандыр дип уйларга нигез бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]