Лира Яхшыбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лира Яхшыбаева latin yazuında])
(Лира битеннән юнәлтелде)
Лира Яхшыбаева
Туган 15 февраль 1947(1947-02-15) (77 яшь)
Сәетбаба, Сәетбаба авыл шурасы[d], Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм филология
Һөнәре язучы, педагог, прозачы

Яхшыбаева Лира Миңләхмәт кызы, Лира-Әхмәт Яхшыбаева (15 февраль 1947 ел) — башкорт язучысы. 2004 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рамазан Өметбаев (2009) һәм Җәлил Киекбаев исемендәге (2011), шулай ук гәзит-журналлар премияләре лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лира Миңләхмәт кызы Яхшыбаева 1947 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Гафури районы Сәетбаба авылында туган.[1].

1970 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1992 елдан Сибай шәһәренең мәктәп-интернатында, 1997-2002 елларда 13нче башкорт урта мәктәбендә эшли.

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лира Яхшыбаева проза өлкәсендә эшли. Бик күп әсәрләре дини темага кагылышлы. «Мөҗәвир хәзрәт» китабы зур тираж белән башкорт, татар, рус телләрендә (27 меңнән артык) басылган.

2009 елда «Мөҗәвир хәзрәт» әсәре өчен Рамазан Өметбаев исемендәге бүләк лауреаты, 2011 елда галим-лингвист Җәлил Киекбаевның тууына 100 ел тулуга багышланган «Сынаулардан тукылган язмыш» китабы өчен Ж. Киекбаев исемендәге бүләк лауреаты, «Башкортстан», «Яшьлек» газеталары, «Шоңкар» журналы лауреаты.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Авыл хатыны» (2000)
  • «Сәер бүләк» (2000)
  • «Бөтенебкзгә бер Җир шары» (2013)
  • «Мөҗәвир хәзрәт»
  • «Табын иле изгеләре»
  • «Габдулла Сәеди»
  • «Зәйнулла ишан»
  • «Әүлияләр әманәте»
  • «Сынаулардан тукылган язмыш»
  • «Вәрәҙекүл аҡсарлағы» (2013)
  • «Ашказар вальсы»
  • «Халкыбыз изгеләре» (2014)
  • «Канатлы баһадир» (2015, 2020)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (2011)
  • Рамазан Өметбаев исемендәге премия лауреаты (2008)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 22 декабрь 2016)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
  • https://resbash-ru.turbopages.org/resbash.ru/s/articles/kultura/Yarkiy-talant-449508/
  • (рус.)(Тикшерелгән 22 декабрь 2016)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]