Лира Минһаҗетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лира Минһаҗетдинова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лира Минһаҗетдинова
Туган 1935
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре тирапивыт, кардиолог
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор

Минһаҗетдинова Лира Нәбиулла кызы (1935) — галим-терапевт, кардиолог, җәмәгатьче. 1967 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы, шул исәптән 1984-2003 елларда госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире. 1984-1998 елларда Кардиологларның Башкортстан җәмгыяте җитәкчесе. Медицина фәннәре докторы (1984), профессор (1984). Россия Федерациясенең (1996) һәм Башкорт АССР-ының (1990) атказанган фән эшлелесе, Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1995), Россиянең мактаулы кардиологы (2007).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саз Нәбиулла кызы Минһажетдинова 1935 елда Казан шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Терегуловлар нәселеннән. Урта мәктәпне Уфа шәһәрендә тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә, аны отличие белән 1960 елда тәмамлый. Җөмһүрият клиник больницасында табиб-терапевт булып эшли. 1967 елда аспирантураны иртә тәамлый, «Эпидемиология ишемической болезни сердца организованного населения г. Уфы» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. С 1967 елдан алып эск авырулар пропедевтикасы кафедрасы ассистенты, 1979 елда госпиталь терапиясе кафедрасы доценты булып күчә. 1982 елда «Артериальная гипертензия, выявление, профилактика и лечение среди рабочих и служащих промышленных предприятие г. Уфы» темасына Мәскәүдә докторлык диссертациясе яклый. 1983-2002 елларда — 1-нче госпиталь терапия кафедрасы мөдире. 2002 елда — шушы ук кафедра һәм ИПО терапиясе мөдире.

Аның җитәкчелегендә 40-тан артык кандидатлык һәм 5 докторлык диссертация яклана. Эзләнү материаллары буенча күп кенә халыкара конференцияләрдә, кардиологик конгрессларында, Россия, Башкортстан конференцияләрендә чыгыш ясый. Аспирантлар Мәскәүдә үткән кардиология конгрессларында 1-2-се урыннар алалар (Пушкарева А. Э., Камалетдинова Г. Я., Насибуллин К. С.). 10 еллап Башкортстан Фәннәр академиясе янында «Здоровье населения РБ, вопросы профилактики» проблемасы буенча фәнни эш алып бара. Шушы вакыт аралыгында 20 монография, 600 мәкалә бастырыла, шул исәптән 65 мәкалә үзәк матбугатта, 6 мәкалә — чит ил журналларында. 2 уйлап табу авторы. Берлинда үтә торган бөтендөнья кардиологлар конгресында, Швецияда, Австрияда, Төркиядә Аурупа конгрессларында катнаша. Бөтенрусия кардиологлар җәмгыяте идаралыгы, Артериаль гипертония лигасы әгъзасы, шәһәр сәламәтлек саклау аттестацион комиссия әгъзасы. Кардиологларның Башкортстан җәмгыяте рәисе (1984-1998).

Төп басмалары (РФ УМО грифы куелган дәреслекләр, уку әсбаплары)[1]

1. Вопросы диагностики в клинике внутренних болезней (учебное пособие с грифом УМО Министерства образования РФ) Уфа, 2004.-310 с.

2. Вопросы диагностики в клинике внутренних болезней издание 3-е переработанные и дополненное (учебное пособие с грифом УМО Министерства образования РФ) Уфа, 2006. — 465 с.

3. Вопросы диагностики в клинике внутренних болезней издание 5-е переработанные и дополненное (учебное пособие с грифом УМО Министерства образования РФ) Уфа, 2009.- 852 с.

4. Неотложные состояния в клинике внутренних болезней (учебное пособие с грифом УМО Министерства образования РФ)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МИНҺАЖЕТДИНОВА Лира Нәбиулла ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.