Лиссабон килешүе (1703)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лиссабон килешүе (1703) latin yazuında])
Лиссабон килешүе
Килешү төре Шартнамә
Имзаланган 16 май 1703
Урын Лиссабон, Португалия
Имзалаучылар Португалия байрагы Португалия
Бөек Британия байрагы Бөекбритания
en: Treaty of Lisbon Викитекада

1703 елгы Лиссабон килешүе (порт. Tratado de Lisboa (1703), ингл. Treaty of Lisbon (1703)) – Португалия байрагы Португалия белән Бөек Британия байрагы Бөекбритания арасында төзелгән халыкара килешү. XVIII гасыр башында (1701 елдан) Испания мирасын бүлешү өчен барган сугышта (исп. Guerra de Sucesión Española) ике илнең бергәләп катнашу планын беркетә. Кул куелган көнне үк килешүгә Австрия белән Һолландия дә кушыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Португалия
Бөекбритания

Изге Рим империясе

Нидерландлар
Испания кыйралы Карл II
Португалия кыйралы Педру II
Испания кыйралы Филипп V

1703 елның 16 маенда Лиссабонда имзаланган. Португалия ягыннан Португалиянең беренче министры маркиз Аллегрете, Бөекбритания ягыннан илче лорд Метуэн (килешүнең икенче исеме лордның фамилиясе белән аталып йөртелә) кул куйган.

Бөекбританиянең Испания мирасын бүлешү өчен барган сугышка катнашуының сәбәпләре берничә: Испания белән Бурбоннар династиясе астында берләшеп, Франциянең көчәеп китүеннән һәм испан колонияләрендәге сәүдә өстенлекләреннән мәрхүм калудан курку.

Бөекбританиянең Франциягә каршы берлеккә Португалияне дә тартып кертәсе килә, чөнки Португалия җиреннән Испаниягә һөҗүм итәргә уңайлы була. Португалия кыйралы Педру II, Бөекбритания Португалиянең (Испаниядән) бәйсезлеген яклар дигән өмет белән һәм Испания тәхетенә утырырга өмет иткән Карл VI ның Эстремадура һәм Галисия җирләрен Португалиягә бирергә дигән вәгъдәсенә ышанып, тәкъдимгә риза була.

Килешү буенча,

  • Португалия белән Бөекбритания арасында «мәңгелек» берлек игълан ителә (14нче маддә);
  • Бөекбритания Испания белән Франциягә кашы сугышта Португалиягә гаскәр һәм флот белән ярдәм итәргә алына (1нче-10нчы маддәләр);
  • Бөекбритания Португалиянең Аурупадагы яр буен, башка кыйтгалардагы колонияләренең дә яр буен саклауда ярдәм итәргә алына;
  • Португалия, үз чиратында, сугыш вакытында Англиягә ярдәм итәргә алына (11нче маддә);
  • Португалия үзенең портларында британ хәрби карабларына сугыш вакытында да, тыныч вакытта да торырга рөхсәт бирә;
  • Бөекбританиягә сәүдә өлкәсендә зур өстенлекләр бирелә.

Әлеге килешү нигезендә ике ил арасында төзелгән берлек XX гасыр урталарына кадәр дәвам итә, Португалиянең озак елларга Бөекбританиягә карата икътисади һәм сәяси бәйлелегенә китерә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]