Литва

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Литва Җөмһүрияте
Lietuvos Respublika
Flag of Lithuania.svg Coat of arms of Lithuania.svg
Байрак Илтамга
Һимн: «Tautiška giesmė»
EU-Lithuania.svg
Рәсми тел литва теле
Башкала Вилнүс
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Далә Грибаускайте
Альгирдас Буткәвичүс
Мәйдан
• Барлыгы

65 301 км²
Халык саны
• Бәя (2015)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

2 919 306[1] кеше
3 054 000[2] кеше
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына

 (86)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына

43,171 млрд.[3] $
КПҮИ (2014) Green Arrow Up Darker.svg 0,834[4] 
Акча берәмлеге Евро[5]
Интернет-домен .lt, .eu
ISO коды LT
ХОК коды LTU
Телефон коды +370
Сәгать пояслары UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Балигъ булу яше 18

Координатлар: 55°20′00″ т. к. 24°06′00″ кч. о. / 55.33333° т. к. 24.10000° кч. о. / 55.33333; 24.10000 (G) (O)Литва́ (литв. Lietuva), рәсми атамасы — Литва́ Җөмһүрияте (литв. Lietuvos Respublika) — Аурупада, Балтыйк диңгезенең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт. Төньякта Латвия, көнчыгышта Белорусия, көньяк-көнбатышта Польша һәм Русия илләре белән чиктәш. Башкаласы — Вильнюс каласы.

Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Ил
Төньяк Латвия
Көньяк-көнчыгыш Белорусия
Көньяк-көнбатыш Русия (Калининград өлкәсе)
Көньяк-көнчыгыш Польша

Көнчыгышта Балтыйк диңгезе белән юыла.

Кырый нокталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • төньякта — Биржай районыныда, 56°27' т. к.
  • көньякта — Варена районында, 53°54' т. к.
  • көнбатыштаНида бистәсе янында, 20°56' кч. о.
  • көнчыгышта — Игналина районында, 26°51' кч. о.
Неман елгасы

Литва Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, Балтыйк диңгезенең көньяк-көнчыгыш яр буенда Нәмунас (Неман) елгасының урта һәм түбән агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте түбәнлек вә калкулыклардан гыйбарәт. Мәркәзендә Урта Литва түбәнлеге урнашкан. Көньяк һәм көнчыгышта Балтыйк тезмәсе уза, Литва территориясендә ул өч калуклыкка бүленә: Аукштайт, Дзук һәм Судува. Литвада нефть, акшар, доломит, пыяла комнары, гил, торф, бур, гипс, гәрәбә ва шифа чыганаклар (Друскининкай, Паланга, Бирштонас, Ликенай) бар. Чыганаклар әтрафында курортлар бар ителгән.

Аукштайтия милли паркында

Литвада диңгез климаты континенталь климаты белән алмашынып тора. Континентальлек көнбатыштан көнчыгышка арта бара. Гыйнварның уртача температурасы -3°…-6°. Июльнең уртача температурасы 16,5°…17,6°. Уртача еллык явымнар саны 750 мм. Елгалар Балтыйк диңгезе бассейнына карыйлар.

Иң эре елгасы — Нәмунас. Өч меңгә якын күл бар, иң зурысы — Дрисвяты. Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, көлсу-сазлык, кәсле-карбонатлы, сазлык, кәсле-наратлык, аллювиаль туфраклар.

Литва территориясенең 25% (1,6 млн. га) урман. Шуларның 65%ы ылыслы, 35%ы яфраклы. Территориясенең 17%ы болыннар вә көтүлекләр; 7% ка якыны сазлыклар.

Хайванат дөньясында имезүчеләрдән үр куяны, төлке, бүре, поши, болан, дуңгыз, чәшке, селәүсен, кеш, сусар, кама, кондыз һ.б яшиләр. Елгаларда һәм күлләрдә балык күп (корбан балыгы, чуртан, алабуга, чабак, алабалык, еланбалык, керкә һ.б.).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Литва» исеме беренче тапкыр 1009 елда телгә алына.

1537 елны Бөек Мәскәү кенәзлеге Литвага Гомель белән Любечны биргән.

Бөек Литва кенәзлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литва 13-16 гасырларда

1240 елда Бөек Литва кенәзлеге барлыкка килә. 13 гасырда алман алпарлары Литвага баскынчыл яуларын башлый. 200 ел дәвамында Литва белән алманнар арасында хәрби бәрелешләр булып торды. 1236 елда алман алпарлары Сауле янында җиңелүгә очрый. 1260 елда Литва көчләре алман алпарлары өстеннән Дурбе күле янында булып үткән сугышта җиңү яулап, Ливон һәм Тевтон орденнарының баскынчыл яуларын вакытлыча туктатырга мәҗбүр итте. 13 гасыр уртасында урыс җирләрендә булган фиядәл таркаулыгыннан файдаланып, Литва кенәзләре белорус, украин, урыс җирләрен кушып ала. Гедимин, Ольгерд һәм Кейстут кенәзләре дәверендә Бөек Литва кенәзлеге шактый киңәйгән. 14 гасыр уртасында Минск, Көнчыгыш Волын, Подолье, Киев Литвага кушыла. Кенәз Витовт Днепр вә Днестр арасындагы җирләрен кушып ала һәм кенәзлек Кара диңгезгә диңгезгә чыгу юлына ия була. 

Литва Көнчыгыш Аурупада иң эре дәүләткә әйләнгән. 1340—1410 елларда Тевтон ва Ливон орденнары янә һөҗүмгә күчте, Стерва елгасы (1348) һәм Каунас (1362) янында эре бәрелешләр була. 1401—09 елларда алпарларга каршы жемайтлар быш күтәрә. Эчке һәм тышкы көрәш шартларында Литва Пүлшә белән Крево униясен төзи (1386). 1410 елның 15 июльдә Литва һәм Пүлшә гаскәрләре Грүнвалд сугышында (1410) Тевтон ордены өстеннән җиңү яулый. 1435 елда Свента янында җиңелүгә очраган Ливон ордены да үз баскынчыл яуларын туктата.

Речпосполита[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пүлшә-Литва Берлеге (Rzeczpospolita, Речпосполита) 1569 елда төзелгән. Литва үз гаскәрен, валютасын һәм кануннарны саклап калган. Әмма әкренләп поляклаштыру Литва хәятенең һәр тарафына — сәясәткә, милли телгә һәм милли кемлегенә тәэсир күрсәткән. 1573 елдан башлап Речпосполита кыйралы аксөякләр тарафыннан сайлана башланган.

Төньяк сугышлары (1655-1661) дәвамында Литва территориясе швед гаскәре тарфыннан вәйран ителгән. Тулысынча торгызылырга өлгермәгән Литва Бөек Төньяк сугышы (1700-1721) вакытында янә вәйран ителгән: сугыш, чума һәм ачлыктан халкының 40% өлеше һәлак булган. Эчке сәясәттә чит дәүләтләрнең (аеруча Русиянең) тәэсире көчәя барган. Сеймда киң кулланылган принцибы (һәр депутат вето салып бәхәсне туктатырга хоукулы булган) нинди дә булса ислах үткәрүгә мөмкинлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, Речпосполита дәүләте 1772, 1792, һәм 1795 елларда Русия, Австрия һәм Пруссия арасында бүленгән.

Русия империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Литваның шактый зур өлеше Русия империясе тәркибенә кергән. 1831 һәм 1863 елларда булып үткән күтәрелешләрдән патша хакимияте урыслаштыру сәясәтен тормышка ашыра башлаган: литва матбугаты тыелган, мәдәни һәм белем бирү оешмалары яптырылган, литва теле кирилл язуына күчерелгән.[6] Ләкин китап ташучылар хәрәкәте (Пруссиядә латыйн хәрефләре белән басылган литва китапларын контрабандалау белән шөгыльләнүчеләр) һәм яшерен өй мәктәпләренең киң таралганлыгы сәбәпле бу сәясәт уңышсызлыкка очраган.

ХХ гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литва ССР гербы

Беренче бөтендөнья сугышы елларда Литва территориясе хәрби хәрәкәтләр мәйданына әверелгән. 1915 елның көзендә Литва территориясен Алмания гаскәрләре басып алганнар. 1918 елның 16 февральдә Литва дәүләтенең мөстәкыйльлеге игълан ителгән. 1918 елның декабрьдә Литваның зур өлешендә шура (совет) хакимияте урнаштырылды һәм 1919 елның февралендә Литва-Белоруссия шура җөмһүрияте игълан ителде. 1919 елның августта алман гаскәрләрнең һөҗүменнән соң Кызыл Гаскәр бүленмәләре Литвадан чыгып китәргә мәҗбүр булганнар.

1920 елда Литва белән РСФСР арасында имзаланган шартнамә буенча шура хөкүмәте Литваның мөстәкыйльлеген таныган. 1940 елның июньдә Литва территориясенә шура гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның июльдә Халык Сеймына сайлаулар үттеләр, 1940 елның 21 июльдә Литвада шура җөмһүрияте игълан ителгән. 1941 елда Литваны алман-фашист гаскәрләре басып алды, 1944 елның июль —1945 елның гыйнварда шура армиясе тарафыннан азат ителгән. 1990 елның 11 мартта җөмһүриятнең Югары Шурасы Литва дәүләтен яңадан торгызу хакындагы хөҗҗәтне кабул итте һәм дәүләт Литва Җөмһүрияте дип атала башлаган. 1990 елның майда Литва Югары Шурасы Литваның дәүләт мөстәкыйльлеге хакындагы декларацияне кабул итте. Литва — 1991 елдан БМО, 2004 елдан — Аурупа берлеге һәм НАТО әгъзасы.

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литваның административ бүленеше

Литва территориясе 10 өязенә бүленә. Өязләр, үз чиратта, районнарга, шәһәрләргә һәм үзидарәләргә бүленәләр; үзидарәләр һәм районнар старосталыкларга бүленәләр.

  1. Клайпеда өязе
  2. Телшәй өязе
  3. Шәуләй өязе
  4. Паневежис өязе
  5. Таураге өязе
  6. Каунас өязе
  7. Утәна өязе
  8. Мариямполе өязе
  9. Вилнүс өязе
  10. Алитус өязе

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Төрле телләрдә Литва топонимлары, Литва шәһәрләре исемлеге

Vilnius river.jpg
Вилнүс
Kaunas panorama.jpg
Каунас
Klaipėdos senamiestis dabar.jpg
Клайпеда
Siauliai view.jpg
Шәуләй

Урын Шәһәр Литвача исеме Халык саны

Panevėžys001.JPG
Паневежис
Alytus.png
Алитус
Marijampolės senamiestis 6.JPG
Мариямполе
DSCN4797 resize.jpg
Мажейкәй

1 Вилнүс Vilnius 523 050
2 Каунас Kaunas 311 148
3 Клайпеда Klaipėda 160 361
4 Шәуләй Šiauliai 107 875
5 Паневежис Panevėžys 98 612
6 Алитус Alytus 58 616
7 Мариямполе Marijampolė 40 388
8 Мажейкәй Mažeikiai 36 700
9 Йонава Jonava 30 224
10 Утәна Utena 28 622
11 Кедайнәй Kėdainiai 26 357
12 Телшәй Telšiai 25 271
13 Висагинас Visaginas 21 751
14 Таураге Tauragė 24 042
15 Укмәрге Ukmergė 23 450
16 Плунге Plungė 19 829
17 Крәтинга Kretnga 18 990
18 Шилуте Šilutė 17 427
19 Радивилишкис Radviliškis 17 005
20 Паланга Palanga 15 538
[7]


Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар анда этник чыгышы, тарихы, традицияләре төрле булган 2 төркемгә бүленә. Беренче төркем, ягъни Литва татарлары, Алтын Урдадан, соңрак Олы һәм Кече Нугай Урдаларыннан, Кырым ханлыгыннан 14 йөз ахырында — 15 йөздә Бөек Литва кенәзлеге җирләренә күчеп килгән төрки мөселманнардан гыйбарәт. Хезмәтләре өчен (күбесенчә хәрбиләр) Литва кенәзлегеннән аларга җир бүлеп бирелә, һәм татарлар Польша-Литва шляхталарына (дворяннарына) тиңләштерелә. 16–17 йөзләрдә бу төркем вәкилләре туган телләрен онытып бетерәләр диярлек, ләкин ислам динен саклап калалар. Литва татарлары Вилнүс, Алитус, Каунас, Тракай һ.б. шәһәрләрдә — таралып, Вилнүс районының Немежис һәм Кәтурәсдәшимт Тоторю (Кырык Татар) авылларында, Алитус районының Райжәй авылында һәм Бутримонис бистәсендә тупланып яшиләр. Литва татарларының икенче төркеме — Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Литвадагы төзелеш һәм сәнәгать объектларына (Игналин АЭСы һ.б.) хезмәт күрсәтү өчен, нигездә, Совет Армиясе хәрби хезмәткәрләре, инженер-техник белгечләр һәм ССРБның төрле районнарыннан (күбесенчә Идел-Урал төбәгеннән) күчеп килүчеләр исәбенә формалаша. Алар бөтен ил буйлап, башлыча, зур шәһәрләргә тарала. Иң яхшы эшләүче җәмгыять Висагинас (элеккеге Снечкус) шәһәрендә урнашкан. 

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литва — мөстәкыйль демократик җөмһүрият. Гамәлдәге конституция 1992 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезндә яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Канун чыгаручы органы — сейм (бер пулатлы парламент). Башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литва Балтыйк илләре арасында иң зур икътисадка ия; ул шулай ук кеше потенциалы үсеше индексы зур булган илләр рәтенә керә.

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.9%, сәнәгать 19.6%, хезмәт күрсәтү тармагы 72.5%ны тәшкил итә. 2014 елгы мәгълүматларына күрә, Литва экспорты 24.36 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнерлар: Русия (20.0%), Латвия (10.1%), Эстония (7.6%), Пүлшә (7.5%), Алмания (7.2%), Беларус (5.2%), Бөекбритания (5.0%), Нидерландлар (4.4%), һәм башкалар.[8] Төп экспорт таварлары — минирәл мәхсулатлар, машиналар һәм җиһазлар, транспорт җиһазлары, химикатлар, текстиль, азык-төлек, пластмассалар.

Литва экспорты 25.89 миллиард долларын тәшкил итә; төп партнелар: Русия (29.4%), Алмания (10.4%), Пүлшә (9.5%), Латвия (6.2%), Нидерландлар (5.2%).[9] Төп импорт таварлары — минирәл мәхсулатлар, машиналар һәм җиһазлар, транспорт җиһазлары, химикатлар, текстиль һәм киемнәр, металлар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]