Литвада ислам
Литвада ислам | |
Дәүләт | Литва |
---|---|
Литвада ислам Викиҗыентыкта |
Литвада ислам (литв. Islamas Lietuvoje) — Литва территориясендә ислам дине. Мөселманнар илдә дини азчылык тәшкил итә. Рәсми мәгълүматлар буенча, Литва халкының (2 759 мең кеше) 0, 10 % ы (3 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литва җирендә, башка күп кенә Төньяк һәм Көнбатыш Европа илләреннән аермалы буларак, ислам XIV гасырдан билгеле. Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр сузылган Бөек Литва кенәзлеге көньякта мөселманнар яшәгән җирләрне дә үз эченә ала. XV гасырда Литвага вассал буларак өч татар кенәзлеге оеша: Мансур кенәзлеге, Җагалдай ханлыгы һәм Курск төмәнлеге.
XV гасыр башында бөек кенәз Витовт хакимияте заманында мөселманнар Литва җиренә күчеп утыра. Әмир Идегәй Туктамыш ханны җиңгәннән сон, Туктамышның улы Җәләл-әд-Дин үзенең гаскәре белән Литвага күчкән. Литва бөек кенәзе Витовт үзенең дәүләтендә татарларга яшәргә рөхсәт биргән.
Грюнвальд сугышыннан соң, татарларга Литвада җир биләү хокукы һәм мәчетләр төзергә рөхсәт бирелгән. Татарлар Литваның (1569 елдан Речь Посполита) чикләрен саклаган. 1557—1558 елларда Польшада мәчетле 100 татар авылы булган. Йомышлы татар авыллары (хәзерге Литва, Беларусия җирендәге) Вильнюс, Каунас, Тракай, Новогрудок, Гродно, Лида, Брест шәһәрләре тирәсенә туплана.
XIX гасырда һәр татар авылында мәчет эшләгән. Имамнар Бакчасарайдагы Таврия Диния нәзаратенә буйсынган. Әлеге вакытта татар мәхәлләсе Каунас шәһәрендә, Немеж, Кырык Татар һәм Райз авылларында сакланып калган[2].
Хәзер Литва татарлары дип аталган татарлар, вакыт узу белән, үз туган телләрен югалткан һәм хәзерге вакытта литва телендә сөйләшә, әмма алар Ислам динен үз диннәре буларак саклап калган.
Литва мөселман оешмалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литва һәм Польша хакимиятләре һәм халкы татар җәмгыятенә һәм диненә хәерхаһлы була, татарлар үз җирләрендә мәчетләр төзи һәм үз диннәрен тоткарлыксыз тота ала. Литваның милли яңарышы һәм XX гасыр ахырында бәйсезлек алуы татар җәмгыятьләренә үз халкының этник мәдәниятен торгызырга мөмкинлек бирә. 1988 елда Литва-татар җәмгыяте берлеге (литв. Lietuvos totorių bendruomenės sąjunga) оеша. 1997 елда Бөек Литва кенәзлегендә татар һәм караимнарның урнашуына 600 ел тулу тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. 1998 елда Литваның мөселман-сөнни дини үзәге-мөфтияте (литв. Lietuvos musulmonu sunitu dvasinis centras-muftijatas) яңадан торгызыла. Мөфти Рамазан Криницкис (Ramazan Krinickis). Каунас мәчете имамы — Ромас Рамазан Якубаускас (Romas Ramazan Jakubauskas).
Литва мөселман җәмгыятендә татарлардан тыш, соңгы ун елда Литвага чит илләрдән эшләргә яки укырга килгән, соңыннан биредә яшәргә калган башка милләт мөселманнарының да саны арта бара. Каунас мәчетендә Литва мөселман яшьләре җәмгыяте (литв. Lietuvos musulmonų jaunimo bendrija) урнашкан. Илдә күп санда мөселманнар өчен якшәмбе мәктәпләре эшли[3].
Литва мәчетләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Литва мәчетләре
Бүгенге көндә Литвада татарлар тарафыннан төзелгән дүрт мәчет эшли. Агачтан төзелгән өч мәчет Немеж, Кырык Татар һәм Райз дигән татар авылларында урнашкан, ә дүртенче таш мәчет Каунаста урнашкан (1930-елларда кенәз Витовтның вафатына 500 ел тулуга багышлап салынган)[4]. Ил башкаласы Вильнюста 1960-елларда җимерелгән Лукишкес мәчете (Lukiškės mecete) урынына яңа мәчет төзелер дип көтелә, төзелешне башлауга акча җитмәү һәм шәһәр хакимиятенең каршы торуы комачау итә[5][6].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Лукишкес мәчете. 1830-еллар
-
Каунас мәчете кыш көне
-
Литвада мөселман зираты
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Islamas 2020 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.(литв.)
- Литваның татар мәчетләре (фр.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Мусульмане Литвы и Беларуси, archived from the original on 2021-05-18, retrieved 2020-02-13
- ↑ Islamas Lietuvoje(литв.)
- ↑ Islamas Lietuvoje(литв.)
- ↑ Литвада бишенче мәчет төзелергә тиеш.(рус.)
- ↑ Пятая мечеть в Литве может появиться в Науининкай(рус.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |