Лия Манолиу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лия Манолиу latin yazuında])
Лия Манолиу
Туган телдә исем рум. Lia Manoliu
Туган 25 апрель 1932(1932-04-25)[1]
Кишинёв, Румыния кыйраллыгы[d]
Үлгән 9 гыйнвар 1998(1998-01-09)[1] (65 яшь)
Бүкрәш, Румыния
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны кладбище Беллу[d]
Ватандашлыгы  Румыния
Әлма-матер Политехнический университет Бухареста[d][2]
Һөнәре җиңел атлет, сәясәтче

 Лия Манолиу Викиҗыентыкта

Лия Манолиу (рум. Lia ManoliuLia Manoliu, 25 апрель 1932 ел9 гыйнвар 1998 ел) — румын җиңел атлеты, олимпия чемпионы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул чакта Румыния тарафыннан оккупацияләнгән биләмәдә урнашкан Кишиневта туган. 1952 елда Хельсинки шәһәрендә Олимпия уеннарында катнаша. Дискыны 42 м 64 см га ыргытып, 6 нчы урынны били. 1956 елда Мельбурнда Олимпия уеннарында ул нәтиҗәсен 43 м 90 см га кадәр якшырта, әммә шул ук вакытта 9 нчы гына урынны ала. 1960 елда Рим каласындагы Олимпия уеннарында, дискны 52 м 36 см га ыргытып, бронза медальга лаек була. 1964 елда Токиодагы Олимпия уеннарында дүртенчегә ыргытканнан соң дүртенче урында була, әммә бишенче тапкыр дискны 56 м. 96 см га ыргыта, бу аңа бронза медаль китерә.

1968 елда Румыния җиңел атлетика федерациясе, спортчы Олимпия уеннарында катнашу өчен карт, дип исәпли, әммә Лия Манолиу тагын да тырышып күнекмәләр ясый башлый, һәм Мехико Олимпия уеннарында, дискны 58 м 28 см га атып, чемпион була. 1972 елда ул тагын Олимпиадада катнаша — бу юлы Мюнхенда, әммә дискын 58 м 50 см га селтәсә дә, бу аңа тик 9 нчы гына урынны китерә.

1990 елдан алып Лия Манолиу Румыниянең Олимпия комитетын җитәкли, һәм үзенең бу постында вафатына кадәр кала. 1992-1996 елларда Румыния Сенаты әгъзасы була. Әлеге вакытта Лия Манолиу хөрмәтенә Бухарест стадионы аның исемен йөртә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лия Манолиу — олимпийская статистика на сайте Sports-Reference.com (инг.)
  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. https://www.agerpres.ro/documentare/2018/01/09/documentar-20-de-ani-de-la-moartea-campioanei-olimpice-la-atletism-lia-manoliu--32267