Лия Шакирова
Лия Шакирова | |
---|---|
Туган | 9 февраль 1921 Уфа, Рус дәүләте |
Үлгән | 29 июль 2015 (94 яшь) Казан, Россия |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
Лия Шакирова (Лия Закир кызы Шакирова, 9 февраль 1921, Уфа, Рус дәүләте — 29 июль 2015 (94 яшь), Казан, Россия) — тел белгече, педагог, ысулиятче, педагогия фәннәре докторы (1974), профессор (1975), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1976, 1981), ТАССРның атказанган югары мәктәп укытучысы (1968), ССҖБның мәгариф әтилчниге (1976).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елның 9 февралендә Уфада туган. Педагог һәм лингвист З.Ш. Шакиров кызы.
1942 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый
1944 елда РСФСР АПН укыту методлары фәнни-тикшеренү институтында «Милли мәктәптә рус теле методикасы» белгечлеге буенча беренче аспирантка була.
1948-2003 елларда Казан дәүләт педагогика институтында (университетта) эшли, югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә зур өлеш кертә.
1956-1990 елларда - рус теле кафедрасы мөдире.
Югары уку йортында һәм мәктәптә рус телен укыту методикасының актуаль проблемаларына багышланган 330-нан артык фәнни эш авторы 19 кандидат һәм өч педагогика фәннәре докторы әзерләгән.
Фәнни Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы, ул Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә дә билгеле.
2015 елның 29 июлендә Казанда вафат була[1].
Җәмәгать эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Милли мәктәптә рус теле» (1962-1972) һәм «Совет мәктәбе» (1960-1990) журналларының редколлегия әгъзасы; педагогика институтларының рус теле кафедраларының Казан зона берләшмәсе рәисе (1965-1985); СССР Мәгариф министрлыгы каршындагы рус теле буенча фәнни-методик совет әгъзасы (1967-1987).
РСФСР милли педучилищелары буенча фәнни-методик совет рәисе (филология фәннәре) (1978-1982).
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены
- РСФСРның атказанган фән эшлеклесе
- ТАССРның атказанган фән эшлеклесе
- Петровск фәннәр һәм сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Скончалась основатель Казанской лингвометодической школы профессор Лия Шакирова, archived from the original on 2019-06-04, retrieved 2021-03-21
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ушла из жизни Лия Закировна Шакирова. kpfu.ru. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2016-2-13 тикшерелгән.
- Саяхова Л. Г. Лия Шакирова // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.