Ломакин йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ломакин йорты latin yazuında])
(Ломакин йорты тарихы битеннән юнәлтелде)
Ломакин йорты
300px
Ил

Русия Федерациясе

Җөмһүрият

Татарстан Җөмһүрияте

Беренче телгә алу

1874

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Ломакин йорты - урман конторасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ломакин йорты - урман конторасы (1874 – 1966 еллар) XVIII гасырда Пётр I реформалары нәтиҗәсендә агач материалларына ихтыяҗ көчәеп китә. 1703 елда Урман конторасы оештырыла. Моның шаукымы Казан губернасына да барып ирешә. Петр I нең әмере белән 1718 нче елда Казанда кораблар төзү өчен махсус верфь – Адмиралтейство оеша. Музейдагы архив документларында Саба урманнары турында сүз 1850 елларда искә алына. 1853 елларда урманнарга үткәрелгән ревизия нәтиҗәсендә кораблар төзү өчен иң яхшы агачлар Мамадыш (хәзерге Саба лесхозы территориясе) өязендә үсүе ачыклана. Мамадыш урманчылыгында Илья Маньковский (1853-1855), Константин Осипович Совримович (1863), Фауст Иосифович Кончевский (1866), Михаил Иванович Лаховицкий-Чехович, коллегия секретаре Митрофан Николаевич Ломакин урман сакчылары булып эшләгәннәр. Ул бу постта 1895 елга кадәр эшләгән һәм коллегия асессоры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бу 8 класслы чинны алучыларга дворян дәрәҗәсе бирелгән. Аның өе Нырты авылында булган. 1874 елда ул Лесхоз бистәсендә агачтан ике катлы бик матур бина салдырган, урманчылык конторасын шунда урнаштырган. Бу оригинал бина соңыннан “Ломакин йорты” дип атап йөртелә башлаган. Бу контора революциягә кадәр төрле елларда урман сакчылары булып эшләгән түбәндәге кешеләрнең эш урыны булып хезмәт иткән: Дмитрий Карлович Кампф (1900); Дмитрий Николаевич Августинович (1911);Николай Тимофеевич Львов (1913-1916 ). 1917елда Ломакин йорты Мишәбаш кардонының конторасы хезмәтен үти башлый.1931 елда Татарстан урманнарының Баш урман идарәсенең Татарстан урман хуҗалыгы карамагына бирелү уңаеннан Симет, Ленин, Мишәбаш урманчылыклары җирлегендә Саба леспромхозы оештырыла. Ломакин йорты бинасы Саба леспромхозы конторасына әйләнә. Леспромхозның беренче директоры Әхмәтов дигән кеше була. Аннары бу постта Закир Мусин, Григорий Скоморохов(1936), Лотфулла Хәсәнов (1936 октябрь), Фатих Медведев (1938), Корбан Казанчиков (1941), Фатима Вәлиева(1943), Аркадий Можаровлар (1959) хезмәт күрсәтәләр. 1962 елда бу коллектив белән Миңнеханов Нургали Миңнехан улы җитәкчелек итә башлый. 1966 елда яңа контора бинасын да ул салдырта. Коллектив Ломакин йортыннан яңа бинага күченә.

Ломакин йорты - шифаханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесхоз бистәсендә участок шифаханәсе оешканда үзенең бинасы булмый. 1966 елда “Ломакин йорты” шифаханә итеп үзгәртелә. Анда беренче табиблар ирле –хатынлы Гомәров Илдус һәм Светлана апалар эшләгән. Аннары табиб хезмәтен Князева Алла Григорьевна, Сәедов Мөхәммәт, Шәрифуллин Вафа Сафа улы, Газизуллин Илдар Мәхмүт улы, Сафиуллин Рөстәм Шәүкәт улы, хатыны Резеда Рәшит кызы (1987) башкарган. Шулай ук шәфкать туташларыннан Шәйхелисламова Мөнирә Шәйхелислам кызы, Солтанова Миннефәрвәз Хөснулла кызы, Насырова Мөнирә Гаптелвәли кызы, Сафина Люция Рахман кызы, Фәләхиев Фирдания Канәфи кызы, Сабитова Нурия Салих кызы, Хәйруллина Фәрзәнә, Ханова Нәкыя апалар авыруларга хезмәт күрсәткәннәр. Санитаркалар булып төрле елларда Сөләйманова Саимә, Фәттахова Әсма, Фәсхетдинова Мәфрүзә, Яруллина Маһрибикә апалар эшләгән.

Ломакин йорты – яшь гаиләләр өчен торак- йорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ломакин йорты – яшь гаиләләр өчен торак- йорт (1990 – 2003 еллар) 1990 елда шифаханә өчен яңа бина төзелә һәм Ломакин йорты яшь гаиләләр өчен торак-йорт хезмәтен үти башлый. Бу елларда монда Сафиуллин Фирдүс, Хуҗин Әхмәдулла, Шәфиев Роберт абыйлар гаиләләре яшәгән. Ломакин йорты - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Саба муниципаль районы Саба урман хуҗалыгы тарихы музее (2003- 2016 еллар).

Ломакин йорты - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Саба муниципаль районы Саба урман хуҗалыгы тарихы музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елда Ломакин йортын музей итеп үзгәртеп кору инициативасы белән Лесхоз ветераннары җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларга бу йорт архитектурасы бик ошаган. Шул ук елда бинага реконсрукция үткәрелгән. 2003 елда музейга нигез салынган, ә 2004 елның 24 мартында РСФСР ның һәм Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улының туган көнендә музей ачу тантанасы булган. Бу вакыйгаларны Саба районы хакимият башлыгы кул куйган 2004 елның 13 сентябрендә чыккан 368 номерлы карары раслый. Хәзерге вакытта Урман музее 3 бүлектән тора. 1 бүлек “Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы”, 2 бүлек “Саба лесхозында яшәүче хайваннар дөньясы” ,3 бүлек “Картиналар галериясе “дип атала. Монда урман тарихына кагылышлы архив документлары, сугыш һәм тыл ветераннары турында материаллар, Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Саба урман хуҗалыгында 46 ел хезмәт иткән, шуның 28 елында директор вазифасын башкарган атаклы урманчы Миңнеханов Нургали Миңнехан улына кагылышлы экспонатлар тупланган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.Нәҗмиев Т. Керик әле Саба урманнарына/Т.Нәҗмиев, М.Абдуллин. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”,2000.

2.Нәҗмиев Т. Яшә, Саба – йорт/ Т.Нәҗмиев, М.Хуҗин. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., - 1999