Лондон килешүе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лондон килешүе latin yazuında])

Лондон килешүеБөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә төрле илләр тарафыннан төрле елларда төзелгән килешүләр.

  • 1831 елгы Лондон килешүе — Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү.
  • 1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе.
  • 1867 елгы Лондон килешүе — Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү.
  • 1895 елгы Лондон килешүе — Үзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү.
  • 1915 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешүе.