Лондон килешүе (1867)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лондон килешүе (1867) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лондон килешүе
Treaty of London 1867 Art VII and signatures.jpg
Килешү төре халыкара килешү[d]
Имзаланган 11 май 1867
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания

Франция байрагы Франция
Алмания байрагы Пруссия
Нидерландлар байрагы Нидерландлар
Русия байрагы Россия империясе
Австрия байрагы Австрия
Бельгия байрагы Бельгия
Италия байрагы Италия

Люксембург байрагы Люксембург
en: Convention of London Викитекада

1867 елгы Лондон килешүеЛюксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү. 1866 елгы Австрия-Пруссия сугышы тәмамлану һәм 1815 -1866 еллардагы Алман берлеге таркалу нәтиҗәсендә мөмкин була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лондон килешүендә вәкилләрнең култамгалары

1867 елның 7-11 маенда Аурупа илләренең Лондонда узган конференциясеннән соң кабул ителә.

Пруссиянең көчәюен теләмәгән Франция, Нидерландлар кыйралы Вилһелм III дән аның шәхси униясе булган, хәзер Алман берлегенә кермәүче, Пруссия белән килешү төземәгән Бөек Люксембург герцоглыгын 5 млн гульден акчага сатып алырга тели. Вилһельм III Бөек Люксембург герцоглыгын Франциягә сатарга риза була. Үз чиратында, Нидерландлар кыйралы, 1831 елгы Лондон килешүе нигезендә, аның кул астында калган Лимбург өстеннән тулы хакимлеккә Франция гарантия бирер дип өметләнә. Пруссия әлеге сәүдәгә кискен каршы була, Люксембург кирмәненнән гарнизонын чыгармый, бу Нидерландлар-Пруссия, Пруссия-Франция сугышын китереп чыгарырга мөмкин була.

Нидерландлар инициативасы белән, Люксембург мәсьәләсен чишү өчен халыкара конференция җыела. Анда Бөекбритания, Франция, Пруссия, Нидерландлар, Россия империясе, Австрия, Бельгия, Италия, Бөек Люксембург герцоглыгы катнаша.

Конференция карары буенча,

Лондон килешүе шарты буенча җимертелгән «Өч чикләвек кирмәне», Люксембург. 1990 елларда торгызылган
  • Алман берлеге таркалу сәбәпле, Бөек Люксембург герцоглыгы моннан соң берлек составына керми дип табыла;
  • элеккечә шәхси уния сыйфатында Оран-Нассау династиясе милке санала;
  • Бөек Люксембург герцоглыгы бер якка да кушылмаучы ил дип табыла;
  • Пруссия гарнизоны Люксембург кирмәнен калдырып чыгарга тиеш була;
  • Бөек Люксембург герцоглыгы территориясендәге барлык хәрби ныгытмалар 16 ел эчендә бетерелергә тиеш дип табыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]