Лондон конвенциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лондон конвенциясе latin yazuında])

Лондон конвенциясеБөекбритания башкаласы Лондонда төрле елларда төрле илләр вәкилләре тарафыннан имзаланган халыкара килешүләр.

  • 1793 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания белән Россия империясенең инкыйлаби Франциягә каршы бергәләп хәрәкәт итү турында килешүе.
  • 1827 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Госманлы империясе һәм греклар арасында арадашчы булу турында килешүе.
  • 1831 елгы Лондон килешүе — Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү.
  • 1840 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү.
  • 1841 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү.
  • 1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе.
  • 1867 елгы Лондон килешүе — Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү.
  • 1871 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү.
  • 1885 елгы Лондон беркетмәсе — Бөекбритания белән Россия империясе арасында Әфганстанның төньяк чикләрен билгеләү буенча килешү.
  • 1895 елгы Лондон килешүе — Үзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү.
  • 1896 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания белән Франция арасында Һинд-Кытайда йогынтыны бүлешү турында халыкара килешү.
  • 1915 елгы Лондон декларациясе — Антанта илләренең 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы барышындагы килешүе.
  • 1915 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешүе.