Лондон конвенциясе (1793)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лондон конвенциясе (1793) latin yazuında])
Лондон конвенциясе
Имзаланган 25 март 1793
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Россия байрагы Россия империясе
en: Convention of London Викитекада

1793 елгы Лондон конвенциясеБөекбритания белән Россия империясенең инкыйлаби Франциягә каршы бергәләп хәрәкәт итү турында килешүе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1793 елның 14(25) мартында Лондонда кул куелган. Бөекбритания ягыннан чит ил эшләре буенча статс-сәркатип лорд У.У. Гренвилл, Россия империясе ягыннан Бөекбританиядәге гадәттән тыш илче һәм вәкаләтле министр, рус-британ якынаюын актив яклаучы С.Р. Воронцов имзалаган.

Франциянең якобинчылар хөкүмәтенә тискәре бәя куючы преамбуладан һәм 6 маддәдән тора.
1793 елгы Лондон конвенциясе күбесенчә декларатив төрдә була: яклар киләчәктә хәрби берлек төзү нияте булу турында белдерәләр, Франция белән аерым-аерым сугыш хәрәкәтләре алып бару һәм аларны үзара килешеп туктату турында килешенәләр.

Конвенция ике илнең барлык портларын француз караблары өчен ябык дип игълан итә, бер якка да кушылмаган илләргә Франция белән сәүдә итүне тыя (мәсәлән, Екатерина II фәрманы белән Дания һәм Швециянең караблары тоткарлана).

Конвенция шулай ук 1766 елгы дуслык һәм коммерция турында Россия-Британия трактатын торгыза (беренче сәүдә килешүе конвенция белән бер көнне имзалана).

Бөекбритания өчен 1793 елгы Лондон декларациясен имзалау аның Россия империясенә каршы гомуми сәясәтеннән читкә китү булып тора. Бөекбритания Россия империясенең Франциягә каршы 1нче коалициядә катнашуына өмет итә.
Екатерина II, сүздә уртак максатка (Англия кыйралы Георг V сүзләренчә, француз инкыйлабын — явызлыкны Аурупада таратуга киртә кую) тугърылык саклаган хәлдә, Бөекбритания Россия империясенә сизелерлек акчалата субсидия түләсен дигән шарт куеп, сөйләшүләрне озакка суза.

Конвенциядә телгә алынган Россия империясе белән Бөекбритания арасындагы берлек һәм оборона килешүенә 1795 елның 7 (18) февралендә кул куела.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Полное собрания законов Российской империи. Собрание 1-е. Т. 23. № 17109, 17305. СПб., 1830.
  2. Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 9 (10). СПб., 1892.
  3. Виноградов В.Н. Дипломатия Екатерины Великой. Екатерина II и Французская революция. «Новая и новейшая история», 2001, № 6.
  4. Мэхэн А.Т. Влияние морской силы на Французскую революцию и Империю. Т. 1. СПб., 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]