Эчтәлеккә күчү

Лоракс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лоракс latin yazuında])
Лоракс
ингл. The Lorax
Жанр:

Балалар әдәбияты

Автор:

Доктор Сьюз

Оригинал теле:

инглиз теле

Нәшер итү датасы:

Random House, 1971 ел

Алдагы:

Мистер Браун Умеет Мычать! Сможешь ли Ты?[d]

Әсәр тексты Викитекада

"Лоракс" (ингл. The Lorax) — Доктор Сьюзның 1971 елгы балалар китабы. Китапта агачлар исеменнән чыгыш ясаучы Лоракс белән Кирәкчә (ингл. Thneed) җитештерүе өчен агачларны кисүче Уанслер (Булганбай) (ингл. Once-ler) арасындагы каршылык турында сөйләнә. Татарча адаптациядә әсәрдәге Once-ler персонажына мәкалә авторы тарафыннан Булганбай исеме бирелде. Бу исем әсәрнең рәсми тәрҗемәсеннән алынмаган.

Китап табигать ресурсларын артык күп кулланучы ширкәтләрне тәнкыйтьләүче гыйбрәтле хикәя булып тора. "Булганбай" (ингл. Once-ler) образы ширкәтләрнең һәм комсызлыкның гәүдәләнеше булса, Лоракс табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне чагылдыра.

"Лоракс" (ингл. The Lorax) доктор Сьюзның иң яраткан китапларының берсе булган. Язучы укучыны мавыктыра торган һәм шул ук вакытта икътисади белән экологик мәсьәләләрне күтергән әсәр иҗат итә алган.

Бу әсәрендә ул дөрес түгел дип санаган күренешләргә каршы үз фикерен белдерә. Булганбайның йөзе китаптагы рәсемнәрдә дә, 1972 елгы экранлаштыруда да күрсетелми. Булганбайның йөзе беренче тапкыр 2012 елгы экранлаштыруда гына пәйда булды. Доктор Сьюзның күпчелек әсәрләрендәге кебек үк, китапта телгә алынган җан ияләре һәм әйберләр, гадәттә, шул әсәргә генә хас булып тора.