Лоранд Этвөш
| Лоранд Этвөш | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | маҗар. Eötvös Loránd |
| Туган | 27 июль 1848[1][2][3][…] Пешт[d], Королевская Венгрия[d], Австрия империясе[1] |
| Үлгән | 8 апрель 1919[1][2][3][…] (70 яшь) Будапешт, Венгрия корольлеге[1] |
| Күмү урыны | Керепеши[d][4][5] |
| Яшәгән урын | Маҗарстан |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Һайделберг университеты[d][1], Трнавский университет[d][1] һәм Пиаристская гимназия[d][6] |
| Һөнәре | физик, математик, университет профессоры, сәясәтче, инженер, уйлап табучы, альпинист |
| Эш бирүче | Будапешт университеты[d][1] |
| Сәяси фирка | Маҗарстан либераль фиркасе[d][7] |
| Балалар | Ilona von Eötvös[d] һәм Rolanda von Eötvös[d] |
| Ата-ана |
|
Лоранд Этвөш (маҗар. Eötvös Loránd, 27 июль 1848[1][2][3][…], Пешт[d], Королевская Венгрия[d], Австрия империясе[1] — 8 апрель 1919[1][2][3][…] (70 яшь), Будапешт, Венгрия корольлеге[1]) — маҗар физигы, инженер, сәясәтче һәм педагог.
Язучы Йожеф Этвөш гаиләсендә туган. Будапешт, Көнигсберг һәм Һайделберг университетларында белем алган. 1871 елдан Будапешт университеты профессоры.1889-1905 тә Маҗарстан ФА президенты, 1891 дән Маҗарстан физика һәм математика җәмгыте президенты. 1891-1892 дә Будапешт университеты ректоры, 1894-1895 тә Маҗарстан дин һәм халык мәгарифе министры.
Гравитацион вариометрны (Җирнең гравитацион кыры параметрларын үлчи торган җиһаз) уйлап тапкан.[8] Инерт һәм гравитация массаларының тигез булуын эксперимент белән исбат иткән. Капиллярлык теориясенә, гравитациягә, геофизикага караган фәнни хезмәтләр авторы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1995.
- 1 2 3 4 Encyclopædia Britannica
- 1 2 3 4 Brockhaus Enzyklopädie — F.A. Brockhaus, 1796.
- ↑ Tóth V. Nemzeti nagylétünk nagy temetője. A Fiumei Úti Sírkert és a Salgótarjáni utcai zsidó temető adattára — Будапешт: National Heritage Institute, 2018.
- ↑ https://temeto.envimap.hu/content/photos_normal/fiumei/78/07/f7/3f-d190-d812-b4c1-96419636509f.jpg
- ↑ https://www.google.cat/books?id=KyPSygAACAAJ
- ↑ Dániel B., József P., Judit P. Képviselők és főrendek a dualizmus kori Magyarországon — Eger: Líceum Kiadó, 2020. — 639 — ISBN 978-963-496-144-4
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2021-04-18, retrieved 2020-05-15