Луара Шакирҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луара Шакирҗанова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Луара Шакирҗанова
Luara Shakircanova.jpg
Туган телдә исем Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова
Туган 9 июнь 1950(1950-06-09) (69 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Күлле-Киме
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артистка
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТР халык артисты-2010
ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Дамир Сираҗиев премиясе

Луара Шакирҗанова, Луара Галимҗан кызы Шакирҗанова (Зөһрә Шакирҗан, 1950 елның 9 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Күлле Киме) — театр актрисасы, Камал театры музее мөдире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2009), ТР халык артисты (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елда Әтнә районының Күлле-Киме авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән биергә, шигырь сөйләргә, рәсем ясарга ярата, мандолинада уйный. Башта Казан театр училищесын , аннан Ленинград театр, музыка, кинематография институтын тәмамлый. Иҗат юлын Луара нәфис сүз остасы буларак Г.Тукай исемендәге филармония эстрадасында башлый. Кыска гына вакыт К. Тинчурин театрында төп рольләр уйнап, тамашачы күңелен яулый. Һәм 20 ел инде Г. Камал театры музеенда эшләгәндә дә аның сәхнәдән аерылганы юк. Сәнгать осталарына, әдипләргә багышланган дистәләрчә иҗат кичәләренең сценаристы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул. Радио, телевидение буенча театр тарихын, сәхнә осталарының иҗатын пропагандалаганда да Луараның ягымлы тавышы яңгырый.

Белемле, зәвыклы, ана телебездә камил, сәнгатьчә сөйләүче артистка Финләндия, Швеция, Польша, АКШ татарлары янында булып, спектакльләр куеп, аларның милли рухын үстерүгә дә үз өлешен кертте.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]