Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ latin yazuında])
Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ
Монголия премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2021 елның 27 гыйнвары
Президент Ухнаагийн Хүрэлсүх
Аңа кадәр Ухнаагийн Хүрэлсүх
Монгол халык фиркасе рәисе
Вазыйфага керешкән
2021 елның 25июне
Аңа кадәр Ухнаагийн Хүрэлсүх
Шәхси мәгълүмат
Туган 29 июнь 1980(1980-06-29) (43 яшь)
Монголия, Улан-Батор
Сәяси фирка Монгол халык фиркасе
Белем Гарвард университеты
Монголия милли университеты

Оюун-Эрдэнэ ― исеме, Лувсаннамсрайн ― атасының исеме, фамилия түгел

Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ (монг. Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ, 1980 елның 29 июне, Монголия Халык Республикасы, Улан-Батор) ― Монголия сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 27 гыйнварыннан Монголия байрагы Монголия премьер-министры. Монголия халык фиркасе ҮК рәисе (2021 елның 25 июненнән). [1][2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 29 июнендә Монголия Халык Республикасы башкаласы Улан-Батор шәһәрендә туган, Хэнтий аймагында бабасы янында үскән. 1998 елда урта мәктәпне, 2001 елда «журналист» белгечлеге буенча Бэрх шәһәре институтын, 2008 елда Улан-Баторда «юриспруденция» белгечлеге буенча Монголия милли университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2015 елда Гарвард университетынң Джон Ф. Кеннеди исемендәге Дәүләт идарәсе институтында магистр дәрәҗәсен алган.

21 яшендә Оюун-Эрдэнэ сәяси карьерасын Монголия көнчыгышындагы Хэнтий аймагы Батноров сомоны Бэрх(рус.) шәһәре губернатор канцеляриясе башлыгы вазифасында башлаган. Соңрак ул World Vision International' да Аурупа төбәгеннән акча җыю өчен җаваплы зона директоры булып эшләгән.

Оюун-Эрдэнэ 2008 елдан, Улан-Баторның иң эре административ районы – Баянзурх муниципаль районының социаль үсеш департаменты башлыгы итеп билгеләнгәннән бирле, сәясәттә актив катнаша. Ул шулай ук Монгол халык партиясендә (МХП) сәяси бүлек башлыгы булып һәм партия яшьләр оешмасы Социал-демократик Монгол яшьләр ассоциациясе президенты булып эшләгән.

Үзенең беренче «Күзаллау» (монг. Алсын хараа) китабын 2005 елда язган. [3] 2015 елда Гарвард университеты институтын тәмамлаганнан соң, 35 яшендә ул үзенең икенче китабын – «Дәүләт — Азия юртагы» (монг. Азиян хуллаг улс) яза[4], анда Монголиянең 30 еллык үсеш сәясәтенә мөрәҗәгать итә. Шул ук елны «Дәүләт – Азия юртагы» милли сәяси тикшеренүләр институтын булдырган.[5]

2016 елда Бөек дәүләт хуралы(рус.) депутаты итеп сайлана.[6]

2020 елда Оюун-Эрдэне Монголиянең алдагы 30 еллык сәяси үсеш программасы проектын («Күзаллау-2050») эшләү процессын башлап җибәрә һәм аны җитәкли, программа Бөек дәүләт хуралында (парламентта) хуплау таба. [7]. Бу программа документы 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән.

2021 елның 27 гыйнварыннан, 41 яшеннән, Монголиянең 32нче премьер-министры вазифасында.

2021 елның 25 июненнән ― Монгол милли фиркасе рәисе.

Монголия премьер-министры конституцион реформа үткәрергә тәкъдим итә, ул «классик парламент республикасына күчәргә кирәк», дип саный. [8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]