Луиза Хаммарстрём

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луиза Хаммарстрём latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция
Туу датасы 25 май 1849(1849-05-25)
Туу урыны Hosjö församling[d], Фалун[d], Даларна[d], Швеция
Үлем датасы 5 ноябрь 1917(1917-11-05) (68 яшь)
Үлем урыны Nya Kopparberg[d], Швеция
Һөнәр төре химик
Нинди вики-проектка керә Wikidata:Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Commons-logo.svg Луиза Хаммарстрём Викиҗыентыкта

Хаммарстрём Луиза (швед. Lovisa (Louise) Katarina Hammarström, 25 май 1849 ел5 ноябрь 1917 ел) — Швеция химигы, илнең химия буенча махсус белем алган беренче хатын-кызы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Луиза (Ловис) Хаммарстрём Хошё (швед. Hosjö församling) Даларны приходында туган. Аның атасы медицина белеме алган рухани була. Кыз бик яшли ятим кала. Металлургия җитештерүендә эшләгән химиклар белән аралашу аркасында ул бала чактан химия белән кызыксына башлый. Соңыннан ул Стокгольм шәһәренең Констфак университеты (швед. Konstfack) студенты булып китә, химия буенча дәресләр ала, ә 1870 елның икенче яртысында ул Вернер Кронквист лабораториясендә ассистент булып эшли, мышьякка анализлар ясый. Шуннан соң Брангбро (1881-1887), Фагерста (1887-1891), Шиссхюттана (1893) предприятиеларында химик-минералог була. 1893 елда, 18 ел ассистент булып эшләгәннән соң, ул Коппарбергта үз лабораториясен ача һәм минералогия һәм геология өлкәсендә тикшерүләр үткәрә. Монда ул башта руда, көмеш һәм химия матдәләргә гомуми химик анализ ясый. Эльса Кронквист (мөгаен, Вернер Кронквистның кызыдыр), Мария Лейдстрем аның ассистентлары була. Луиза Хаммарстрёмның шәхси лабораториясе 16 ел эчендә барлыгы 29 мең анализ ясый.

Луиза Хаммарстрём 1917 елда Стокгольмда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]