Луиза Хәйретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луиза Хәйретдинова latin yazuında])
Луиза Хәйретдинова
Файл:.jpg
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Луиза Әхмәтҗан кызы Хәйретдинова

Туу көне

19 сентябрь 1948(1948-09-19) (75 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә

Эшчәнлек еллары

1966–х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

виолончель

Жанрлар

җыр, концерт, кантата, балалар операсы

Коллективлар

ТДОһБТ

Бүләкләр

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Милләт

татар

Луиза Хәйретдинова, Луиза Әхмәтҗан кызы Хәйретдинова (1948 елның 19 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — татар композиторы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елда хор укытучысы, композитор Әхмәтҗан[1] Хәйретдинов гаиләсендә дөньяга килә. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең виолончель классын (җитәкчесе А. Н. Хәйретдинов), Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетын (Альберт Леман классы буенча), Уфа дәүләт сәнгать институтын (Заһир Исмәгыйлев классы буенча) тәмамлый[2]. 1973 елда Һади Такташ әкиятләре нигезендә Зөлфәт тарафыннан язылган либреттога "Мәкерле песи" беренче татар балалар операсын иҗат итә[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ике Виолончель һәм оркестр өчен концерт (1969, 1979)
  • "Мәкерле песи" (рус. Кот-проказник), беренче татар балалар операсы. (1973)
  • кантата «Мин кояшны яратам»
  • балалар хоры өчен әсәрләр
  • камера инструменталь әсәрләр
  • драма спектакльләре өчен музыка
  • татар һәм башкорт әсәрләре эшкәртмәләре

Җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нигмедзянов М. Н. Луиза Хайрутдинова. // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К.: ТКИ, 1985, стр. 168-170.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 253нче бит
  2. 2,0 2,1 Дулат-Алеев, 2007