Луи Мишель Ван Лоо
Луи-Мишель ван Лоо (француз телендә: Louis-Michel van Loo; 1707 елның 2 марты, Тулон — 20 марта 1771 елның 20 марты, Париж) — француз живописецы, ван Лоо рәссамнар династиясенең вәкиле, рококо стиленең иң уңышлы портретистларының берсе.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Луи-Мишель ван Лоо мәшһүр рәссам Жан-Батист ван Лооның өлкән улы булган. Әтисеннән, Туринда һәм Римда рәсем ясарга өйрәнгән. Моннан кала Парижда Король сәнгать академиясендә дәресләргә йөргән, анда 1726 елда ул живопись буенча 1-енче премияне алган.
1728 елда Луи-Мишель иртуганы Франсуа белән, абыйлары Шарль-Андре ван Лоо юлдаш булып, янә Римга килә, анда ул Франсуа Буше белән таныша. 1732 елда рәссам Франциягә Турин аша кайта – анда ул Савойя герцогы гаиләсенең портретын ясый. Парижда ван Лоо Король сәнгать академиясенә алына һәм анда 1735 елдан бирле укыта.
1737 елда ван Лоо приглашается в Мадридка чакырыла, анда ул испан короле Филипп V-нең сарай яны рәссамы була. Испаниядә ван Лоо шулай ук остаз эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Өйрәнчеге Мелендес белән Сан-Фернандо Король сәнгать академиясе башлангычларында торган (1752 елда ачылган булган).
1753 елда ван Лоо Франциягә кайта һәм Парижда шулай ук король сарае янында эшли. Король Людовик XV-нең берничә парад портретын иҗат итә. 1765 елда Король художестволар академиясе янында химая астында рәссамнар мәктәбенең элекке мөдире булган абыйсы Шарль-Андре ван Лоо вазифасын били.
Л.-М. ван Лоо пумаласына кайбер күренекле тарихи эшлеклеләр портретлары карый, мәсәлән, Дидро, Помбал һ.б.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Золотова Н. Ю. Ванлоо, Луи Мишель / Н. Золотова // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.).. — М. : Белый город, 2006. — Т. I : А—Й. — С. 196–197. — 463 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0922-1 (т. I).
- Плюшар А. Энциклопедический лексикон. — Т. 8. — СПб.: Типография А. Плюшара, 1837. — С. 242 (Лудовикъ Михаилъ Ванлоо).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- 1 2 3 4 5 6 RKDartists
- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — B: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088 — doi:10.1515/AKL
- 1 2 Deutsche Nationalbibliothek Record #124014259 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Union List of Artist Names — 2017.
- 1 2 База данных Национальной библиотеки Чешской Республики
- ↑ http://www.villamedici.it/fr/r%C3%A9sidences/pensionnaires-depuis-1666/v/van-loo-fils-a%C3%AEn%C3%A9-louis-michel/