Лукас ван Фалькенборх
Лукас ван Фалькенборх (нидерланд телендә: Lucas van Valckenborch; 1535, Лёвен — 1597 елның 2 феврале, Майнадагы-Франкфурт) — Төньяк Яңарыш чорының фламанд живописецы, пейзажист. Зур художество гаиләсенең иртә вәкиле[8].
Фалькенборх рәссамнар гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Фалькенборх рәссамнар гаиләсе Фламанд Брабантыннан (хәзер Бельгиянең үзәк өлеше) килеп чыккан булган. Өч буынны колачлаучы гаилә тарихында ундүрт мәшһүр рәссам исемнәре язып куелган. кальвинист Лукас ван Фалькенборх (1535—1597) дини сәбәпләр аркасында Көньяк Нидерландтан эмиграцияләгән, Германиянең күп шәһәрләре буенча сәяхәт кылган. Лукас ван Фалькенборхның улы Мартен Икенче (? — 1597) исемен алган. Лукас ван Фалькенборх туганы Мартен Беренче (1535—1612) белән пейзажларны турыдан натурадан ясаган бу шул вакыт өчен гадәти булмаган һәм яңа булган. Мартен Беренченең өч рәссам улы булган: Гиллис ван Фалькенборх (1570—1622), Мартен ван Фалькенборх Өченче (1583—1635) һәм Фредерик (як. 1570—1623), алар шулай ук живописец-пейзажистлар булып киткән, ә аның оныгы — Гиллис, яки Эгидий Икенче — рәссам-зәркән остасы[9]. «Фалькенборх» исемен шулай ук живописец Лодевик Янс Босх йөрткән.
Лукас ван Фалькенборх тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Лукас ван Фалькенборх Фламанд Брабанты провинциясендә, Лёвенда туган булган. Шәһәрнең француз атамасы: Луве́н (Louvain), ул Брюссельдән көнчыгышта урнашкан. 1560 елның 26 августында Лукас Мехеленда Изге Лука Гильдиясе әгъзасы булган. Шул вакытта Брюссель һәм Антверпен арасында урнашкан Мехелен пейзаж живописенең үзәкләренең берсе булган. Мехеленның художество мохите рәссам үсешенә йогынты ясаган, чөнки Лукас ван Валькенборх акварель живописе сәнгатен өйрәнгән. Монда ул шулай ук күренекле рәссамнар: Питер Брейгель Олысы (1528—1569) һәм Ханс Бол (1534—1593) белән танышкан, алар Нидерландта пейзаж живописе үсешендә әһәмиятле роль уйнаган. XVII гасыр историографы Карел ван Мандер Лукас ван Фалькенборх пейзаж живописенә нәкъ менә Мехеленда өйрәнгән дип мәгълүмат биргән. 1566 елда ир туганнар Лукас һәм Мартен ван Фалькенборх, рәссамнар Ганс Вредеман де Врис һәм Хендрик ван Стенвейк, ышанулары буенча протестантлар дини эзәрлекләүләргә күрә католик Лёвеннан киткәннәр һәм башта Ахенга, ә аннары соң Льежга барганнар. Антверпенда Лукас Испан Нидерланды штатгальтеры эрцгерцог Маттиас (соңыннан Изге Рим империясе императоры) белән таныша һәм 1579 елда аңа хезмәткә керә. После того, как Матиас 1581 елда штатгальтер урынын калдырганнан һәм Линцка кайтканнан соң Лукас аның артыннан сарай яны рәссамы буларак киткән, ван Мандер мәгълүматы буенча аның белән Дунай буенча сәяхәт кылган[10].
1592—1593 елларда Лукас ван Фалькенборх остаханәсен 1586 елдан ир туганы Мартен торган Майнадагы-Франкфуртка күчергән. 1594 елда ул Франкфурт гражданлыгын алган. Ван Фалькенборхның художество остаханәсендә күп өйрәнчек өйрәнгән — алар арасында Георг Флегель һәм Яспер ван дер Линден. Лукас ван Фалькенборх 1597 елда үлеменә кадәр Франкфуртта актив булып калган.
Иҗады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Лукас ван Фалькенборх күбесенчә Питера Брейгель Олысы стилендә пейзажлар һәм авыл хуҗалыгы эшләре һәм шәһәр көнкүреше сурәтләве белән «Ел фасыллары» темасына картиналар ясаган. Ул шулай ук көнкүреш күренешләре жанрында картиналар ясаган, портрет живописе белән шөгыльләнгән булган.
Валькенборхның иң иртә эшләре 1567 ел белән даталана. Аның монограммасы «L / VV» яки «LVV» булган. Карьерасы башында ул «L» литерасын ике «V»-дан астан куйган; ә 1570 елдан соң ул әйләндереп куелган хәрефләр белән имза куйган.
Аның шәхси стиле Питер Брейгель Олысы стиленә охшаш булган, әмма ул бу йогынтыны интерпретацияләгән. Аның эше фламанд традициясендә нигезләнгән булган һәм халыкара маньеризм хәрәкәте дәвамчысы булмаган. Лукас шулай ук пейзажларның “кош очуы биеклегеннән сыман” ясалган пейзажларның “панорама стиле” белән мавыккан булган. Шуның белән бер үк вакытта нидерланд пейзаж живописе өчен традицион колористик схеманы тоткан: караңгы, көрәнсу алгы план, яшулсу урта һәм иң җиңеле, зәңгәрсу ерак, бу сурәтләү пространствосының тирәнлек эффектын барлыкка китерә. Пейзаж живописенең бу стиле XVI гасыр Антверпенында Иоахим Патинир, Херри мет де Блес һәм Питер Брейгель Олысы тарафыннан эшләнелгән булган. Моны шулай ук Лукас ван Валькенборхның Гиллис Мостарт һәм Гиллис ван Конинкслоо кебек замандашлары практикалаган. Фалькенборх шулай ук топографик төгәл пейзажлар ясаган. Йорис Хуфнагель аның натурадан топографик рәсемнәрен кулланган дип санала, мәсәлән, Георг Браун һәм Франс Хогенберг тарафыннан 1572 һәм 1617 еллар арасында нәшер ителгән алты томлы «Civitates orbis terrarum» атласын булдыру өчен “Линц күренеше” рәсеме.
Лукас ван Валькенборх живопись пейзажларының күбесен сәяхәтләр дәверендә турыдан натурадан ясаган рәсемнәргә нигезләгән һәм аларны күп мәртәбә кулланган. Шулай итеп, аның пейзаж композицияләре чын урыннарны уйланма детальләр белән куша. Шуңа күрә ул сурәтләгән объектларның күбесен табып булмый. Аның пейзаж эшләренең күбесе ул шахталар, металлургик мичләр һәм күп башка урнаштырган кыялы пейзажлар сурәтләвенә багышланган. Башка кабатланучы тема авыл күңел ачулары булган, мәсәлән, «Авыл бәйрәме белән пейзаж» (1577; Эрмитаж) яки «Крестьян туе һәм бию белән пейзаж»ның ике юрамасы (икесе 1574, Даниянең Милли галереясе). Ул шулай ук эре планлы берничә урман ландшафты барлыкка китергән.
1584 һәм 1587 еллар арасында ул шулай ук, мөгаен, эрцгерцог Матиас заказы буенча һәм, мөгаен, аналогик серияне барлыкка китергән Питер Брейгель Олысы йогынтысы астында ай саен хезмәтләрне сурәтләүче зур картиналар сериясен ясаган. Шулардан җидесе сакланган бу композицияләр (аларның бишесе Венада сәнгать тарихы Музеенда) һәр ай дәвамында кешеләрнең традицион эшчәнлеген һәм үзгәрүче ландшафтны күрсәтеп елның төрле айларын чагылдыра. Лукас ван Валькенборх шулай ук миниатюр портретлар ясаган. Ул пейзажларының рәтенә үзе һәм дуслары портретларын керткән. Шулай, мәсәлән, «Императорның урманда йөрүе»ндә, анда ул үзенең рәсем ясау өчен кораллары белән үзен композициянең сул як өлешендә сурәтләгән. В «Авыл бәйрәме белән пейзаж»да (1577; Эрмитаж) ул үзенең һәм дуслары Авраам Ортелиус һәм Йорис Хуфнагель портретларын йөрүчеләр гавамы арасында сурәтләгән, ә «Урман күле янында балыкчы» картинасына үзенең миниатюр автопортретын керткән. Тагын бер традицион фламанд тема – базар күренешләре, ярминкәләр, халык бәйрәмнәре һәм сыйлары – Антверпен мәктәбенең алдагы рәссамнар буыныннан килеп чыккан. Шундый картиналарда натюрмортлар аның ярдәмчесе Георг Флегель эше булган, ул, мөгаен, аның өйрәнчеге булган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кышкы пейзаж. 1586. Киндер тукыма, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
- Җәйге пейзаж. Июль яки Август. 1585. Киндер тукыма, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
- Кыш. 1595. Киндер тукыма, май
- Императорның Яңа сарай тирәсендә урманда йөрүе. Як. 1593. Бакыр, май. Сәнгать тарихы музее, Вена (аскы сул почмакта рәссамның автопортреты)
- Герцогиня Сибилла Юлих-Клеве-Берглы портреты. 1579 һәм 1580 арасында. Киндер тукыма, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
- Эрцгерцог буларак император Матиас тулы буйга Корнелиус Сципион Африкалы ролендә. 1580. Агач, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
- Бабил манарасын төзү. 1595. Агач, май. Урта Рейн Музее, Кобленц
- Бәйрәм. Киндер тукыма, май. Силезия кырыйны өйрәнү музее, Опава
- Таулы пейзаж. 1582. Агач, май. Рейксмюсеум, Амстердам
- Маасның шахталар һәм эретү мичләре белән пейзажы. 1580. Киндер тукыма, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
- Хай (Хай), Ахин ягыннан күренеш. 1565 һәм 1595 арасында. Агач, май. Король нәфис сәнгатьләр музее, Антверпен
- Урман күле янында балыкчы (Рәссамның автопортреты). 1590. Киндер тукыма, май. Сәнгать тарихы музее, Вена
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Kunstindeks Danmark
- ↑ Internet Speculative Fiction Database — 1995.
- ↑ Discogs — 2000.
- ↑ http://pba-opacweb.lille.fr/fr/search-notice?type=list&filters%5Bfacets.id%5D%5B%5D=5cc2aee05c0284355b8b4fe9
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/van-valckenborch-lucas-1
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Власов В. Г. Фалькенборх // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 415—416. — ISBN 5-88737-010-6
- ↑ Lucas van Valckenborch // Karel van Mander. Schilder-boeck. 1604.
