Аксак Каратун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксак Каратун latin yazuında])
(Лука (Конашевич) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Аксак Каратун
Аксак Каратун.jpg
Туган телдә исем Лаврентий Конашевич
Үлгән 12 гыйнвар 1758(1758-01-12)
Белгород
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Әлма-матер Киев-Могилән академиясе[d]
Һөнәре әрхәрәй

Аксак Каратун (Лука Конашевич, дөньяда Лаврентий Конашевич; 1758 елның 12 гыйнварында үлгән) — Рус православ чиркәве әрхәрәе.

1724 елда Киев рухи академиясен тәмамлый һәм шунда ук укытучы булып эшли башлый. 1725 елда Мәскәүдә Киев епархиясе стряпчие була. 1727 елдан Славян-грек-латыйн академиясе укытучысы. 1932 елда Питырбур кадет мәктәбенә чакыртыла, монда ул чуаш солдатларын чукындыруда катнаша. 1735 елда Симон монастырендә эшли. 1737 елда әрхәрәй Бөек Устюг һәм Усть-Вымь епархиясендә эшли.

1738 елда Казан епархиясенә күчерелә. Аның мондагы 17 елын күбесенчә начар яктан гына билгелиләр. Ул бик нык исламга каршы көрәшә, җирле халыкларны көчләп чукындыру белән шөгыльләнә. Аксак Каратун бик күп мәчетләрне җимертү белән, татарларны Казаннан кудыртырга маташу белән таныла. Татарларда ул тискәре сыйфатлы шәхес буларак кына искә алына.[1][2]

Исламга һәм рус булмаган халыкларга тискәре карашы аркасында аңа каршы бик күп жалобалар языла. Ә 1755 елда Батырша восстаниесе кабынып китә, бу күтәрелеш беренче чиратта башкорт җирләрен алу аркасында булса, икенче сәбәбе булып Аксак Каратун эшчәнлеге тора (Оренбург губернасы Казан епархиясенә кергән була).

Хөкүмәт инициативасы белән Синод 1755 елның 9 октябрендә Аксак Каратунны Белгородка җибәрә. Ул 1758 елда шунда үлә һәм Белгород чиркәвендә күмелә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]