Лукин урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лукин урамы (Казан) latin yazuında])
Лукин урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Озынлык 1733 метр
Почта индексы 420037 һәм 420127
Карта
 Лукин урамы Викиҗыентыкта

Лукин УрамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам.

Көньяктан төньякка таба Индустриаль һәм Трамвай урамнары киселешеннән алып Пржевальский һәм Сәнәгать урамнары киселешенә кадәр бара. Индустриаль, Трамвай, Побежимов, Максимов, Симонов, Айдаров, Академик Павлов, Пржевальский һәм Сәнәгать урамнары белән кисешә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның үсеше авиация комбинаты («Казмашстрой») һәм аның янәшәсендә торак бистәләр барлыкка килү белән бәйле.

1930 еллардан башлап, хәзерге Лукин — Побежимов — 2 нче Ленинград — Максимов урамнары тирәсендә «Юнгородок» торак комплексы формалаша[1].

Хәзерге вакытка кадәр Лукин урамында тарихи төзелешнең бер өлеше сакланып калган.

1980 еллар башында урамда Казанда беренче өч һәм озак вакытлар дәвамында бердәнбер 16 катлы торак йортларның берсе төзелә.

Башта урам Печерская дип атала. 1979 елда авиация моторлар төзелешен оештыручы, инженер, авиация хезмәте генерал-майоры, Социалистик Хезмәт Каһарманы Макар Михайлович Лукин (1905-1961) хөрмәтенә үзгәртелә[2].

Лукин урамындагы 11-нче номерлы йортта аның рәсеме һәм «Урам 1905—1961 елларда ТАССРда беренче Социалистик Хезмәт Каһарманы моторлар төзүне талантлы оештыручы Лукин Макар Михайлович хөрмәтенә» дигән язулы истәлек тактасы урнаштырылган иде. Соңыннан бинаның бер өлешен кибетләргә үзгәртеп планлаштырганда, аны башка бинага күчерәләр[3].

Параллель рәвештә Лукин урамы элеккеге исемен саклап калган Кече Печерская урамы (165 метр озынлыкта) уза[4].

Заманча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның гомуми озынлыгы 1733 метр тәшкил итә[5].

Лукин урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 1 (1951 елда төзелгән), 1 А (1978 елда төзелгән) , 2 / 15 (1984 елда төзелгән), 3, 3 А (1979 елда төзелгән), 4 (1989 елда төзелгән), 5 (1951 елда төзелгән), 5 А, 6 / 7, 6 А, 7 (1952 елда төзелгән), 8 (1996 елда төзелгән), 9 (1952 елда төзелгән), 10, 11, 11 А (1952 елда төзелгән), 11 Б, 11 В, 11 Г, 11 к. 1 (1990 елда төзелгән), 11 к. 2 (1990 елда төзелгән), 12 (1991 елда төзелгән), 14 (1993 года постройки), 15 (1991 елда төзелгән), 15 А, 16 (1992 елда төзелгән), 17 (2001 елда төзелгән), 18 (2005 елда төзелгән), 20 (1998 елда төзелгән), 22, 24, 26, 37 (1984 елда төзелгән), 41 (1989 елда төзелгән), 42 А (1960 елда төзелгән), 43 (1989 елда төзелгән), 45 (1988 елда төзелгән), 46 (1962 елда төзелгән), 47 (1988 елда төзелгән), 47 А, 48 (1960 елда төзелгән), 48 А, 48 б, 48 В, 52, 53 (1993 елда төзелгән), 54 (2013 елда төзелгән), 55 (1993 елда төзелгән) һәм 60.[5]

Академик Павлов, Лукин, Годовиков һәм Циолковский урамнары арасында, элекке Промзона урынында, «Кызыл алма»[6], «Взлётный»[7] һәм «Взлётная Полоса»[8] торак комплексларын формалаштыру бара.

Объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хәрби комиссариаты
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогы (Лукин ур. / Трамвай ур., 2/15)[9];
  • Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Авиатөзелеш районындагы идарәсе (Лукин ур., 3)[10].
  • «Твой стоматолог» клиника филиалы (Лукин / Максимов ур., 6/7)[11].
  • Авиатөзелеш районының консультатив-диагностика үзәге (Лукин ур., 10)[12].
  • "Фин саунасы» (Лукин ур., Максимов ур., 22/22)[13].
  • Татарстан Республикасы Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариаты (Лукин ур., 47 А)[14].
  • Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы буенча тикшерү бүлеге (Лукин ур., 47 А)[15].
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 299-нчы номерлы балалар бакчасы (Лукин ур., 48 А), 1972 елда төзелгән[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гарипова Г. З. Региональные особенности в архитектуре соцгородков Татарстана в 1920—1950-е годы
  2. Улица Лукина
  3. В Казани память о герое променяли на «секс-игрушки»
  4. Малая Печерская улица в Казани
  5. 5,0 5,1 Улица Лукина в Казани
  6. Жилой комплекс Красное Яблоко в Авиастроительном районе, archived from the original on 2017-08-27, retrieved 2021-01-11 
  7. ЖК Взлетный(үле сылтама)
  8. ЖК Взлетная полоса(үле сылтама)
  9. Судебный участок № 2 по Авиастроительному судебному району г. Казани
  10. Управление Пенсионного фонда России в Авиастроительном районе г. Казани
  11. О клинике «Твой стоматолог» (Казань) 2017 елның 28 август көнендә архивланган.
  12. Консультативно-диагностический центр Авиастроительного района
  13. Финская. әлеге чыганактан 2017-08-28 архивланды. 2017-08-27 тикшерелгән.
  14. Комиссариат Ново-Савиновского и Авиастроительного районов (Казань)
  15. Следственный отдел по Авиастроительному району города Казань
  16. Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 299» Авиастроительного района г. Казани, archived from the original on 2017-08-27, retrieved 2021-01-11