Луселия Сантус
Луселия Сантус | |
Lucélia Santos | |
Луселия Сантус. 2006 | |
Туган исеме: |
порт. Maria Lucélia dos Santos |
---|---|
Туган көне: | |
Туу җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
киноактриса, продюсер |
Карьера: |
1976 — х. в. |
IMDb: | |
arquivoluceliasantos.com |
Луселия Сантус, Мари́я Лусе́лия дус Са́нтус, шулай ук Сантуш (порт. Maria Lucélia dos Santos, 1957 елның 20 мае, Бразилия, Сан-Паулу штаты, Санта-Терезинья) — Бразилия кино һәм театр актрисасы, продюсер, режиссер. 1976 елда «Кол Изаура» фильмында башкарган роле белән танылу алган. Candango for Best Actress кинофестивале (Бразилия, 1981), Festival de Gramado халыкара кинофестивале (Бразилия, 1982) лауреаты . Буддачылык дине тарафдары.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1957 елның 20 маенда Бразилиянең Сан-Паулу штаты Санта-Терезинья шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Ундүрт яшендә «Дон Кихот» спектаклендә беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Сан-Паулуда театр курсларын тәмамлый (Эужениу Куснет остаханәсе).
1976 елда кинода уйнау тәҗрибәсе булмаган Луселияга режиссёр Эрвал Росану, сценарий авторы Жилберту Брага XIX гасыр Бразилия язучысы Бернардо Жоакин да Силва Гимарайнш романы буенча куелган «Escrava Isaura» (тат. Кол Изаура) теленовелласында төп рольне — Изаура дус Сантус ролен уйнауны тәкъдим итәләр[1]. Фильм уңыш казана, актрисага бер-бер артлы тәкъдимнәр килә, «Глобу» телекомпаниясе белән килешү төзи. 20 дән артык кинокартинада уйный: «Ахмак Купидон» (Estúpido Cupido), «Тере су» (Água Viva), «Җенесләр сугышы» (Guerra dos sexos), «Сеньорита» (Sinhá Moça) һ. б.
1980 еллар ахырында «Глобу» телекомпаниясе белән контрактны өзә, «Rede Manchete» каналына күчә. «Кармен» (Carmen), «Бразилия хатын-кызлары һәм бразилия ир-атлары» (Brasileiras e brasileiros), «Дона Анжа» (Dona Anja) сериалларында төшә.
Луселия Сантус — Кытайга (1996) һәм Көнчыгыш Тиморга (2000) багышланган документаль фильмнар режиссеры.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче ире (1975—1987 елларда) — дирижер һәм композитор Җон Нешлинг (1947), Уллары Педро Нешлинг (1982), актер.
Икенче ире (1999—2004 елларда) — Дави Аккерман.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Майда кабынган йолдызлар. Луселия Сантус. «Сөембикә», 2017 ел, май, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Луселия Сантус. IMDb
- Луселия Сантус. Шәхси сайты