Эчтәлеккә күчү

Луҗ операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Луҗ операциясе latin yazuında])
Луҗ операциясе
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы
Дата

11 ноябрь — 6 декабрь 1914

Урын

Луҗ, Россия империясе, хәзерге Польша

Нәтиҗә

Inconclusive

Көндәшләр
Русия империясе Русия империясе Алман империясе Алман империясе
Сәргаскәрләр
Төньяк-Көнчыгыш фронт: Николай Рузский
1-нче гаскәр: Павел Ренненкампф,
2-нче гаскәр: Сергей Шейдеман,
5-нче гаскәр: Павел Плеве
Эрих Лүдендорф
Август фон Маккензен
Яклар көчләре
500,000 гаскәри[1] 250,000 гаскәри[2]
Югалтулар
110,000 үтерелгән, яраланган яки әсиргә төшкән[3] 160,000 үтерелгән, яраланган яки әсиргә төшкән[4]
Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты

Луҗ операциясеБеренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронтында булган зур бәрелеш.

1914 елның сентябрьдә рус гаскәре австриялеләрне Галиция бәрелешендә җиңде һәм Перемышль кальгасе 8-нче рус гаскәре тарафыннан камалышка алынган. Алманнарның Варшауны басып алуның беренче омтылышы да Висла елгасындагы бәрелештә уңышсызлыкка очраган.

Рус сәргаскәрлегендә уңышны ничек үстерергә хакында бердәмлек булмаган. Бөек кенәз һәм Россия армиясенең баш сәргәскәре Николай Николаевич Көнчыгыш Пруссиядә һөҗүм итү тарафдары булган, шул ук вакытта штаб башлыгы Силезиягә һөҗүм итү тарафлы иде.

Көнчыгыш фронтында вазгыятьне үз файдасына үзгәртү өчен алман сәргаскәрлеге үзе һөҗүмгә барырга булды.

11 ноябрь көнне, Маккензенның 9-нчы алман гаскәре Ренненкампфның 1-нче рус гаскәренең V Себер корпусына һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә рус 1-нче һәм 2-нче гаскәрләр арасында тишек хасил булды. Шул ук вакытта Шейдеманның 2-нче рус гаскәре чолганышка эләкмәсен өчен Луҗка чигенә башлады.

Луҗны көнчыгыштан һәм көньяктан «урап алу» өчен Маккензен Р.Шефферның бәрү төркемен җибәрде, ул 18-19 ноябрьдә зур югалтулар белән 2-нче рус армиясенең уң флангын урап узып Луҗ — Петроков юлында аның тылына чыкты. Биредә ул Плевеның 5-нче рус гаскәреның корпуслары тарафыннан туктатылган.

Лович янында булдырылган 1-нче рус гаскәренең бәрү төркеме һөҗүмгә күчте һәм Брезин шәһәре тирәсендә 2-нче рус гаскәре белән фронтны берләштергәннәр. Моның нәтиҗәсендә 2-нче рус гаскәрен урап узмакчы булган Шефферның бәрү төркеме үзе камалышка эләккән. 23-24 ноярьдагы сугышларда Шефферның төркеме 40 мең кешене югалткан. Ләкин Ренненкампфның ялгыш хәрәкәтләр аркасында, Шефферның төркеменең калдыклары 24 ноябрь көнне камалыштан чыга алганнар.

Алманнар Луҗга басымны декабрьга кадәр дәвам иткәннәр, ләкин алар русларның каршылык күрсәтүен җиңә алмаганнар. Сугыш кирәк-яраклары җитешмәве сәбәпле руслар, Варшауга якынрак яңа саклану сызыгын корыр өчен чигенгәннәр.

1914 елның иң эре бәрелешләрдән берсе билгесез булып чыккан. Рус гаскәрләрен чолгап алмакчы булган алман гаскәрләре үзләре «капчык»ка эләккәннәр; үз чиратта русларның да Алманиягә бәреп керү планы тормышка ашмаган.

  1. Geoffrey Jukes,Peter Simkins,Michael Hickey, The First World War: The Eastern Front, 1914-1918, 2002, p. 28
  2. Geoffrey Jukes,Peter Simkins,Michael Hickey, 2001, p. 28
  3. Керсновский А. А. История русской армии. — Эксмо. — Т. 4. — ISBN 5-699-18397-3., Глава XV. Луҗ
  4. Big losses in Lodz battle. NYT archive