Любовь Толкалина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Любовь Толкалина latin yazuında])
Любовь Толкалина
Туган телдә исем рус. Любовь Николаевна Толкалина
Туган 16 февраль 1978(1978-02-16) (46 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Рязань өлкәсе, Савватьма
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актриса
Өйдәш Егор Андреевич Кончаловский[d]
Балалар кызы Мария
Бүләк һәм премияләре РФ спорт мастеры
Сайт http://www.tolkalina.sitecity.ru/

Любовь Толкалина, Любовь Николай кызы Толкалина (рус. Любовь Николаевна Толкалина, 1978 елның 16 феврале, Рязань өлкәсе, Ирмеш районы, Савватьма авыл җирлеге, Михайлово) — РФ театр һәм кино актрисасы, синхрон йөзү буенча спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елның 16 февралендә Рязань өлкәсе Ирмеш районы Савватьма авыл җирлеге Михайлово авылында туган. Кече яшьтән синхрон йөзү белән мавыга. Мәктәптә укыганда судагы балалар театрында эшли. Унике яшеннән төрле спектакльләрдә катнаша. Уналты яшендә синхрон йөзү буенча спорт мастеры була. Репетиция вакытында аны реклама режиссеры күреп алып, үзенә чакыра. ВГИК актерлык факультетын (Алексей Баталов курсы) тәмамлый (1999).

19992003 елларда РФ Үзәк Армия театрында хезмәт итә.

20032007 елларда «Империя звезд» театрында.

Беренче тапкыр экранда 1999 елда «Ябылып яшәүче» (рус. Затворник) фильмындагы (режиссер Егор Кончаловский, «“Профит” продюсерлык ширкәте» ҖЧҖ) уйнаган эпизодик роле — Ирина роле белән күренә. Картина танылу алмый, шунлыктан актриса берничә ел кинода уйнамый тора.

2002 елда «Антикиллер» фильмында, 2003 елда «Антикиллер 2: Антитеррор» фильмында (режиссер Егор Кончаловский, Golden key ent/ MB prod киноширкәте) Люба ролендә уйный.

Тормышындагы төп вакыйга дип, «Мин яратам сине» (рус. Я люблю тебя) фильмында (2004, режиссерлар Ольга Столповская, Дмитрий Троицкий) уйнаган Вера Кириллова ролен атый.

Кинодан тыш, фотомодель буларак, реклама роликларында төшә, фильмнарга, мульфильмнарга тавыш яздыруда катнаша.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язылышмаган ире (1997-2009 елларда) — кинорежиссер Егор Кончаловский (Георгий Андрей улы Михалков) (1966 елда Мәскәүдә туган). Кызлары Мария (2001)[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Февральдә кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2018 ел, февраль, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]