Людвиг Фейербах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Людвиг Фейербах
Ludwig Feuerbach
Feuerbach Ludwig.jpg
Туган телдә исем Людвиг Андреас Фейербах
Туган 28 июль 1804(1804-07-28)
Ландсхут, Бавария
Үлгән 13 сентябрь 1872(1872-09-13) (68 яшь)
Нюрнберг, Бавария, Алман империясе
Ватандашлыгы Flag of Germany.svg Алмания
Альма-матер Һейделберг университеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Feuerbach sig.svg
Людвиг Фейербах
Ludwig Feuerbach
Викиҗыентыкта

Лю́двиг Андре́ас фон Фейерба́х (алман. Ludwig Andreas von Feuerbach) — күренекле алман фәлсәфәчесе, материалист.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фейербах Бавариянең Ландсхут шәһәрендә җинаятьләр тикшерүче гаиләсендә туа. Гимназияне тәмамлагач, ул Һейдельберг университетына укырга килә. Ләкин, догматикага корылган укытуны кабул итә алмый, Берлинга күчә, анда Һегельнең лекцияләрен тыңлый. Берлин университетын тәмамлау белән диссертация яклый. Соңрак Эрланген университетында фәлсәфә буенча лекцияләр укый башлый.

1830 елда Людвиг Фейербах үзенең «Үлем һәм үлемсезлек турында фикерләр» дигән китабында җанның үлемсезлеге хакындагы карашларны тәнкыйть итеп чыга. Китап тыела, Фейербах укыту хокукыннан мәхрүм итәлә. Үзенең калган гомерен ул авыл җирендә нужа чигеп уздыра.

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фейербах фәлсәфәдә башта Һегель тәгълиматы йогынтысында иҗат итә, ләкин аның башлангыч дәвере каршылы була. Һегельның объектив идеализмы аның үзен үк ышандырып бетерми, тора-бара ул аннан бөтенләй ваз кичә. Фейербахка хәтле алман фәлсәфәсендә идеализм өстенлек алган була. Фейербах Аурупа фәлсәфәсендә янә материализмны торгызучы булып таныла. Ул үзенең «Һегель фәлсәфәсе турында» (1839) дигән хезмәтендә идеализм белән материализм арасындагы аерымлыкларны ачып сала.

Танып белү теориясе мәсьәләсендә дә Фейербах үзен материалист булганын күрсәтә. Ул Кантның субъектив идеализм һәм агностицизм белән сугарылган карашларын тәнкыйтьләп чыга. Ләкин аның иң җитди тәнкыйте Һегель фәлсәфәсенә каршы юнәлдерелгән була. Ул аның идеалистик системасын җимерә. Шуңа багышланган аның «Христианлыкның асылы» хезмәте чыга:

« Әгәр дә без аңа хәтле Һегельчылар булсак, «Христианлыкның асылы» басылып чыгуга шундук фейербахчылар булып киттек
»

Фейербах — антропологик материализм тарафдары. Материализмның бу агымы яссылыгында кеше — психофизиологик зат. Фейербах кешенең асылын табигый шартлар нигезендә генә күрергә омтыла. Кешедә ул аның фәкать биологик, ягъни табигый җисемен генә күрә, ә социаль җисемен аңлау дәрәҗәсенә, үзенә кадәр булган башка материалистлар кебек үк, күтәрелә алмый кала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.