Людмила Аланлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Людмила Аланлы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Людмила Аланлы
Янеева.jpg
Туган телдә исем Янеева Людмила Николаевна
Туган 6 июнь 1981(1981-06-06) (40 яшь)
ТАССР Лениногорск районы Федотовка авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты

Людмила Аланлы – шагыйрә

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Людмила Аланлы (Янеева Людмила Николай кызы) 1981 елның 6 июнендә ТАССР Лениногорск районы Федотовка авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесында белем ала. Аннан соң Казан дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка факультетын тәмамлый.

Л. Аланлы Әлмәт шәһәрендә 2005 елдан бирле яши һәм иҗат итә. 2005–2009 елларда район мәдәният йортында, 2009–2012 елларда “Нефтьче” мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л.Аланлы 1996–2000 елларда Лениногорск шәһәренең “Чишмә” әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә “Беренче кар” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга, 2009 елда Казанда “Рухият” нәшриятында “Бәхет телим сиңа” исемле китабы дөнья күрә. 2005–2014 елларда Әлмәт шәһәренең “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенә йөри. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре “Чишмә җыры” (1998), “Без бер тамырдан” (2002), “Яшь дулкын – Новая литературная волна” (2006), “Балаларга бүләк – Подарок детям” (2007), “Илһам чишмәләре – Родники вдохновения” (2013) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Людмила Аланлы – “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты (2014 ел).

Людмила Аланлы – 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аланлы Л. Бахет телим сиңа: шигырьләр. - Казан: Рухият, 2009. - 112 б.
  • Аланлы, Л.Н. Күңелемә кояш элдем: шигырьләр/Людмила Аланлы. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2017. - 95 б.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]