Людмила Заугольнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Людмила Заугольнова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 13 апрель 1936(1936-04-13)
Туу урыны Мәскәү, СССР
Үлем датасы 14 май 2014(2014-05-14) (78 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Һөнәр төре ботаник
Әлма-матер Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә биология фәннәре докторы[d]
Аспирант яки докторантлары Larisa Gennadievna Khanina[d][1]

Заугольнова Людмила Борисовна  (13 апрель 1936 ел, Мәскәү14 май 2014 ел, Мәскәү шәһәре) — ССРБ һәм Россия ботанигы, биология фәннәре докторы, профессор, РФА урманнарының экология һәм продуктивлылыгы проблемалары буенча Үзәкнең урман экосистемаларының структур-функциональ оешмасы һәм тотырыклыгы лабораториясенең баш гыйльми хезмәткәре, урман фитоценология, типологиясе һәм урманнар классификациясе, урманнардагы сукцессия өлкәсендә белгеч.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Людмила Борисовна Заугольнова 1936 елның 13 апрелендә Мәскәүдә туа. 1958 елда В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1958-1962 елларда Диңгез буе краеның Артем шәһәрендә биология укытучысы булып эшли. 1962-1992 елларда Мәскәү дәүләт педагогия институтының биология лабораториясендә эшли, лаборант, соңрак кесе һәм өлкән тикшеренүче була. 1969 елда «Онтогенез и возрастные спектры популяций ясеня обыкновенного в фитоценозах лесной и лесостепной зон» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1974 елда профессор А.А. Урановның вафатыннан соң, лабораториялә ботаника группасы җитәкчесе, күмәк тикшерүләр оештыручысы була.

1992 елда РФА урманнар экологиясе һәм продуктлылыгы проблемалары буенча үзәккә эшкә күчә, биредә урман геоботаникасы проблемалары өстендә эшли.

1994 елда «Структура популяций семенных растений и проблемы их мониторинга» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый[2][3].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп фәнни кызыксынулары өлкәсе — урман фитоценологиясе, урманнарның классификациясе һәм типологиясе, урманнарда сукцессия.

Л.Б. Заугольнованың фәнни карашларының формалашуында аның гыйльми җитәкчесе А.А. Уранов идеяләре зур роль уйный. Аның исеме белән ботаникада онтогенетик-популяцион карашның башлангычы, ягъни үсемлекләрнең яшь чорларына бүлүгә игътибар итүне тәкъдим иткән юнәлеш бәйле. «Онтогенез и возрастные спектры популяций ясеня обыкновенного в фитоценозах лесной и лесостепной зон» темасына кандидатлык диссертациясе «агач токымнары популяциясен өйрәнүдә аерым караш белән аларның яшь структурасы үзенчәлекләрен календарь яше күзлегеннән түгел, ә бәлки яше торышыннан чыгып сурәтли. Ары эзләнүче үсемлекләрнең популяция кимәлендәге иерархик тигез берәмлекләр системасын эшли, биоморфологик үзенчәлекләр һәм онтогенез белән бәйле рәвештә купьеллык үсемлекләрнең популяцияләре структурасының һәм динамикасының үзенчәлекләрен ачыклый. Зугольнова бер фитоценозның чикләрендә үсемлекләрнең ценопопуляциясен динамикасы кимәлен анализлый һәм билгели. Ул демографик структураның күрсәткече буларак онтогенетик спектр анализының яңа ысулларын тәкъдим итә һәм спектрларның төп һәм үзенчәлекле төшенчәләрен кертә, ценопопуляциясен критик торышы төшенчәсен нигезли, мониторинг өчен кулланыла торган диагностика ысулын тәкъдим итә, орлыклы үсемлекләрнең популяцион мониторингы чылбыр өчен билгеләр исемлеген әзерли.

Урманнарның экологиясе һәм тотырыклыгы үзәгендә эшләү чорында Заугольнова җаваплы мөхәррир һәм автор буларак биш күмәк монографияне нәшер итүдә катнаша. Аның тарафыннан «Ценофонд лесов Европейской части России» һәм «Определитель типов леса Европейской части России» сайтлары, шулай ук биология фәннәре докторы О.В. Смирнова белән бергә үсемлекләрнең экология һәм ценотик төркемнәре буенча мәгълүматлар базасы булдырылган.

Л.Б. Заугольнова шулай ук ватан урман геоботаникасы һәм урманчылык белемендә киң таралган доминант классификациясе һәм Браун-Бланк үсемлек берләшмәләренең халыкара классификациясе арасында туры килү-килмәүне тәртипкә салу һәм билгеләү өстендә эшли. Эшенең сөземтәсе булып Аурупа Рәсәе урманнары тибының рәсемле электрон билгеләүчесе тора[3].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • О биологии самосева обыкновенного ясеня (fraxinus excelsior l.) // Биологические науки. 1967. № 5. С. 99–102.
  • Вопросы морфогенеза цветковых растений и строения их популяций / Под ред. проф. А.А. Уранова. М.: Наука, 1968. 234 с.
  • Ценопопуляции растений (основные понятия и структура) / Отв. ред. А.А. Уранов, Т.И. Серебрякова. М., 1976. 217 с.
  • Ценопопуляции растений. Развитие и взаимоотношения / А. Г. Богданова, Н. М. Григорьева, В. Н. Егорова и др. М., 1977. 131 с.
  • Динамика ценопопуляций растений / Отв. ред. Т.И. Серебрякова / Л. А. Жукова, И. М. Ермакова, Л. Б. Заугольнова и др. М., 1985. 208 с.
  • Handbook of vegetation science. III. The population structure of vegetation / T.A. Rabotnov, L.B. Zaugolnova, I.M. Ermakova et al. Dordrecht, 1985. 669 p.
  • Ценопопуляции растений (очерки популяционной биологии) / Л.Б. Заугольнова, Л.А. Жукова, А.С. Комаров, О.В. Смирнова. М.: Наука, 1988. 184 с.
  • Диагнозы и ключи возрастных состояний лесных растений. Деревья и кустарники / Под ред. О.В. Смирновой. М., 1989. 102 с.
  • Восточноевропейские широколиственные леса / Под ред. О.В. Смирновой. М.: Наука, 1994. 364 с.
  • Информационно-аналитическая система для оценки сукцессионного состояния лесных сообществ / Л. Б. Заугольнова, Л. Г. Ханина, А. С. Комаров и др. Пущинский научный центр РАН Пущино, 1995. 51 с.
  • Current state of broad-leaved forests in Russia, Belorussia, Ukraine: historical development, biodiversity, structure and dynamic / R. V. Popadyuk, O. V. Smirnova, O. I. Evstigneev et al. PRC RAS Pushchino, 1995. 74 p.
  • Сукцессионные процессы в заповедниках России и проблемы сохранения биологического разнообразия / Под ред. О.В. Смирновой, Е.С. Шапошникова. Российское ботаническое общество СПб, 1999. 549 с.
  • Состав и структура растительности лесной катены в смешанных лесах южной части Костромской области / Под общ. ред. Шутова В.В. Костромской государственный технологический университет. Кострома, 2000. 92 с.
  • Оценка и сохранение биоразнообразия лесного покрова в заповедниках европейской России / О. В. Смирнова, Л. Б. Заугольнова, Л. Г. Ханина и др. М., 2000. 196 с.
  • Восточноевропейские леса: история в голоцене и современность / Отв. ред. О.В. Смирнова. Книга 2. М., 2004. 575 с.
  • Ценофонд лесов Европейской России. Центр по проблемам экологии и продуктивности лесов РАН. М., 2006.
  • Мониторинг биологического разнообразия лесов России: методология и методы / Отв. ред. А.С. Исаев. М., 2008. 453 с.
  • Методические подходы к экологической оценке лесного покрова в бассейне малой реки / ред. Л.Б. Заугольновой, Т.Ю. Браславской. М.,2010. 383 с.
  • Определитель типов леса Европейской России / Под ред. Истоминой И.И. М., 2012. (соавт. Мартыненко В. Б.)
  • Boreal forests / O. V. Smirnova, M. V. Bobrovsky, L. G. Khanina et al. // European Russian Forests: Their Current State and Features of Their History. Vol. 15. 2017. P. 59–204[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. математика гаиләбелеме — 1997.
  2. {{{башлык}}} // Лесоведение. 2014. № 5. С. 95-96.
  3. 3,0 3,1 3,2 {{{башлык}}} // Популяционно-онтогенетическое направление в России и ближнем зарубежье: справочное издание / отв. ред. Л.А. Жукова; сост.: Л.А.Жукова, Н.М. Державина, И.В. Шивцова. Тверь: ТГУ, 2018. С. 143-146.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Людмила Борисовна Заугольнова (1936-2014) // Лесоведение. 2014. № 5. С. 95-96.
  • Людмила Борисовна Заугольнова (1936-2014) // Популяционно-онтогенетическое направление в России и ближнем зарубежье: справочное издание / отв. ред. Л.А. Жукова; сост.: Л.А.Жукова, Н.М. Державина, И.В. Шивцова. Тверь: ТГУ, 2018. С. 143-146.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]