Людмила Марченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Людмила Марченко
Людмила Марченко
Л.Марченко.jpg
Туган телдә исем Людмила Васильевна Марченко
Туган 20 июнь 1940(1940-06-20)
Краснодар крае Архипо-Осиповка авылы
Үлгән 21 гыйнвар 1997(1997-01-21) (56 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Альма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кино һәм театр артисты

Людмила Марченко (Людмила Василий кызы Марченко, рус. Людмила Васильевна Марченко) – кино һәм театр артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 20 июнендә Краснодар крае Архипо-Осиповка авылында (хәзер Геленҗик шәһәренә карый) туган. Балачактан артист булырга хыялланган. Мәскәүнең 135- мәктәбен тәмамлагач, Щепкин һәм Щукин исемендәге театр училищеларының икесенә дә сайлау турыннан үтә. Ләкин укытучыларның киңәше белән ВГИКны (Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын) сайлый һәм аны (Михаил Ромм остаханәсе) 1963 елда тәмамлый. Совет киносының йолдызлары Георгий Козинцев, Иван Пырьев кул астында укый.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л.Марченко һәм И.Пырьев

Атаклы режиссёр Иван Пырьев яшь артисткага гашыйк була. Ләкин зур яшь аермасын әйтеп, Людмила Марченко аңа ризалыгын бирми. Пырьев аны гомер буе эзәрлекли, корган гаиләләрен җимерә.[1]

Людмила совет киносы йолдызы, хатын-кыз тамашачыларның кумиры 31 яшьлек Олег Стриженовка гашыйк була. Һәм алар, Мәскәүнең Демидов тыкрыгында фатир яллап, язылышмыйча гына яшиләр. Кыска вакытлы бергәлек, Людмиланың баласы үле тугач та таркала.

Бераздан артистка МГИМО студенты Владимир Вербенкога кияүгә чыга. Ләкин озак яшәмиләр, аерылышалар.

Геология разведкасы партиясе башлыгы Валентин Березин белән тора башлагач, көнче ир Людмиланы кыйный һәм бернинди пластик операцияләр дә төзәтә алмаслык итеп битен яралый. 1968 елда аерылышалар.

Мәскәүнең Москонцерт администраторы Виталий Войтенко белән тора башлыйлар. Войтенко аны үзе белән гастрольләргә алып чыга, пластик операцияләр ясата. 1975 елда аерылышалар.

Рәссам Сергей Соколов белән соңгы елларын үткәрә.

Балалары юк.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ВГИКта укыган чорда ук аңа төп рольләрдә уйнау бәхете елмая: Лев Кулиджанов «Туган йорт» («Отчий дом») (1959), Сергей Пырьев «Ак төннәр» («Белые ночи») (1959) фильмнарында (Настенька) баш рольләрне ышанып тапшыралар.

Битенә ясалган уңышсыз пластик операцияләрдән соң, Л. Марченконы кинога төшәргә сирәк кенә, анда да икенче пландагы рольләргә генә чакыралар.

1965-1984 елларда Мәскәү дәүләт киноактёрларның театр-студиясендә эшли башлый. Кинотасмаларда сирәк төшүен сәбәп итеп, аны әлеге театрдан да кыскарталар. Мосфильмда режиссёр ярдәмчесе булып урнаша.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л.Марченко рольләре
  • 1980 Мескен гусарны яклагыз (О бедном гусаре вымолвите слово)
  • 1979 Телефон эндәшми (Что-то с телефоном)
  • 1968 Разведчиклар (Разведчики)
  • 1968 Кеше туктарга уйлый (Человек бросает якорь)
  • 1968 Чегән (Цыган) - Будулай хатыны Галя
  • 1967 Туннель (ССРБ-Румыния)
  • 1966 Айболит
  • 1965 Пешекче (Стряпуха)
  • 1965 Кеше кеше булып кала (Люди остаются людьми)
  • 1962 Кече энем (Мой младший брат)
  • 1962 Куркусыз-үпкәсез (Без страха и упрека)
  • 1961 Дмитро Горицвит
  • 1960 Леон Гаррос дус эзли (Леон Гаррос ищет друга) (ССРБ-Франция)
  • 1960 Киләсе язга кадәр (До будушей весны)
  • 1959 Туган йорт (Отчий дом) (Канн фестивалендә катнаша)[3]
  • 1959 Ак төннәр (Белые ночи)
  • 1958 Иреклеләр (Добровольцы)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]