Эчтәлеккә күчү

Людмила Хохлова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Людмила Хохлова latin yazuında])
Людмила Хохлова
Туган 10 декабрь 1938(1938-12-10) (85 яшь)
Тверь, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы (1985)
Гыйльми исем:

профессор (1990)

КДУның атказанган профессоры (2010)

Людмила Петровна Хохлова (1938 ел, Тверь, ССРБ) — совет һәм Россия галим-биологы, педагог, үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе өлкәсендә белгеч, биология фәннәре докторы (1985), профессор (1990). КДУның атказанган профессоры (2010). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995). Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2008).

Людмила Хохлова 1938 елның 10 декабрендә Тверьда хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа.

1956 елдан 1961 елга кадәр Казан университетының биология-туфрак факультетында укый, аны кызыл диплом белән тәмамлый. 1961—1964 елларда үсемлекләр физиологиясе кафедрасында аспирантурада укый, профессор А. М. Алексеев укучысы. 1964—1967 елларда ССРБ ФА Казан филиалының Биология институтында кече фәнни хезмәткәр вазыйфасында фәнни эштә.

1967 елдан Казан университетында педагогик эштә: 1967 елдан алып 1970 елга кадәр — ассистент һәм өлкән укытучы, 1970 елдан — доцент, 1987 елдан — профессор һәм 1991 елдан — үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире. 1988 елдан башлап КДУның Үсемлекләрнең үсеш регуляторлары һәм тотрыклылыгы фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыручы һәм фәнни җитәкчесе була. Людмила Хохлова җитәкчелегендә тикшеренүләр үсемлекләрнең стресслы тышкы факторларга җайлашуының һәм чыдамлыгының күзәнәк механизмнарын ачыклауга, алга таба авыл хуҗалыгы культураларының тотрыклылыгын арттыру ысулларын һәм алымнарын эзләүгә бәйле була[1][2].

1966 елда Л. П. Хохлова «Цитоплазма аксымының физик-химик үзенчәлекләренең һәм үсемлек яфракларындагы суның торышы» дигән тема буенча биология фәннәре кандидаты, 1985 елда —, «Үсемлекләрнең көзге чыныгу белән бәйле митохондрийның структур-функциональ торышы» темасы буенча биология фәннәре докторы буларак раслана. 1970 елда Югары аттестация комиссиясе боерыгы белән аңа доцент гыйльми исем бирелә, 1990 елда — профессор. 2010 елда аңа КДУның атказанган профессоры мактаулы исеме бирелә[2].

Фәнни-педагогик эшчәнлек

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Людмила Хохлованың төп фәнни-педагогик эшчәнлеге үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле, аның җитәкчелегендә беренче тапкыр препарат микъдарда цитоплазманың эретелгән аксымнары билгеләнә. Л. П. Хохлова җитәкчелегендә күзәнәк биологиясе мәсьәләләре өлкәсендә үсемлекләрнең адаптациясе һәм тотрыклылыгы механизмнарын формалаштыруда цитоскелетның интеграль физиологик ролен ачыклауга бәйле яңа фундаменталь тикшеренүләр үткәрелә. Л. П. Хохлова — үсемлекләрнең фотосинтезы һәм физиологиясе буенча РФА фәнни советы әгъзасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Биологик фәннәр һәм технологияләр» Советы әгъзасы, Россия Үсемлекләр физиологлары җәмгыяте Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Үсемлекләрне адаптацияләүнең һәм продуктивлылыгының физиологик-биохимик нигезләре» Фәнни советы эксперты һәм рәисе, 2001 елдан КДУның Гыйльми советы әгъзасы[1].

Людмила Хохлова 350 дән артык фәнни эш, шул исәптән күп санлы монографияләр һәм уйлап табуларга ике авторлык таныклыклары авторы[3].

1995 елда аңа Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе мактаулы исеме бирелә[1]. 2008 елда Россия Президенты Указы белән Людмила Хохловага «Фәнни-педагогик эшчәнлектә һәм квалификацияле белгечләр әзерләүдә зур өлеш керткән өчен» Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре мактаулы исеме бирелә[4].

  1. 1,0 1,1 1,2 Люди науки: Хохлова Людмила Петровна (к юбилею) / Учёные записки Казанского университета // КФУ, Т. 150, № 3: 2008. — С.241-246
  2. 2,0 2,1 Хохлова, Людмила Петровна. Казанский университет. әлеге чыганактан 2021-12-06 архивланды. 2021-12-18 тикшерелгән.
  3. Хохлова, Людмила Петровна. РГБ.
  4. Указ Президента России от 31 октября 2008 года № 1550.